"Ак калфакка" лаеклы бүләкләр тапшырылды

22 гыйнварда, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев “Ак калфак” татар хатын-кызлары төбәк иҗтимагый оешма әгъзалары белән очрашты. Чара башында кунакларны “Милли аваз” җыр ансамбле дәртле җырлары һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Утырыш Васил Шәйхразыевның, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова һәм Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары төбәк иҗтимагый оешма җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина чыгышлары белән үрелеп барды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләге – “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медальләре тапшырылды. Шулай ук, Дүртөйле шәһәренең “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Светлана Васикова канаты астында эшләп килгән “Әллүки” ансамбле узган елны “Җырлыйк әле” фестиваль-конкурсында Гран-при яулаган булса, бүген Васил Шәйхразыев тарафыннан ансамбльгә татар милли күлмәкләре тектерүгә сертификат тапшырылды. Чарада Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов та катнашты.