Туган көнегез белән, Айдар Гани улы Галимов!

23 февраль, Ватанны саклаучылар көнендә чын ир-атлар туа! Шундыйлар арасында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов та бар.
Айдар Гани улы 1967 елда Казахстанда туа. Бер елдан гаилә Миякә районындагы Зур Кәркәле авылына кайта. Монда булачак җырчының балачагы һәм яшьлеге үтә.
Татар һәм башкорт милли мәдәният өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен Айдар Галимовка «Башкортстанның атказанган артисты» һәм «Татарстанның атказанган артисты» исемнәре бирелә. 2008 елда Татарстан республикасы президенты Минтимер Шәймиев Айдар Галимовка «Татарстанның халык артисты» югары исеме белән бүләкләү турындагы указга кул куя, ә 2011 елда җырчы «Башкортстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Айдар Галимов репертуарында татар, башкорт, рус, инглиз, үзбәк, төрек телләрендә башкарылган 400дән артык җыр бар. Аларның күбесе татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергәннәр.
Айдар Гани улын туган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Тазалык, гаилә бәхете, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.
Ихлас теләкләр белән “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Башкарма комитеты