Корбан гаете мөбәрәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!

Башкортостан татарлары конгрессы республикабыз мөселманнарын, дин кардәшләребезне иң зур дини бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете белән ихластан котлый!
Изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен.
Дини бәйрәмнәр илебездәге мөселманнарның бердәмлеген, татулыгын арттырсын, һәркемдә булган кешелеклелек сыйфатларын чагылдырырга ярдәм итсен.
Чалган корбаннарыбыз, кылган догаларыбыз кабуллардан булсын, илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч торсын!