Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын йөрәктән тәбрик итәбез!

Кадерле дуслар! Хөрмәтле мөгаллимнәр! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын зур бәйрәм — Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәбез! Эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар, яңадан-яңа үрләр, ныклы сәламәтлек телибез. Белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын!
"Башкортстан татарлары конгрессы”ның Башкарма комитеты рәисе Заhир Әхсән улы Хәкимов та ихлас котлау сүзләрен җиткерә:
"Дөньяда ниндидер яңа нәрсәне танып белүдән дә күңеллерәк нәрсә юк. Һәр кеше тормышында мәктәп елларында гына түгел, ә киләчәктә, гомер буе белем алу мөмкинлеге булсын иде! Белем кешене көчлерәк, зирәгрәк, игелеклерәк итә, яңа хакыйкатьләр ачарга, фәнни ачышлар ясарга һәм табигать серләрен белергә ярдәм итә. Һәммәбез һәрчак танып-белүгә, зирәклеккә омтылыйк!
Укытучыларга һәм педагогларга көч, кызыклы идеяләр, мавыктыргыч шөгыльләр һәм чиксез ихтирам телисе килә. Иртәгәсе көнне илебезнең нинди булуы күп очракта укытучылардан тора, шуңа күрә бу һөнәр хөрмәтле, җаваплы һәм мактаулы булырга лаек.
Элек безнең өчен укытучы бик хөрмәтле кеше иде. Менә хәзер дә укытучыларга элеккеге ихтирамыбызны кайтарасы килә. Алар белем бирү буенча хезмәт күрсәтүче кеше генә түгел, безгә беркем һәм беркайчан да тартып, урлап алалмастай белем һәм тәрбия бирүче илебезнең хөрмәтле, мактаулы гражданнары.
Бәйрәм белән, кадерле дуслар!"