Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның концертларына рәхим итегез!

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров яңа концерт программасын тәкъдим итә. Ул быел Филүснең профессиональ сәхнәдәге 15 еллык иҗатына багышлана. Программа быел шактый үзгәртелде, баетылды. Филүс концертларында шулай ук яшь җырчы Илгиз Мөхетдинов, “Мирас” инструменталь ансамбле, биючеләр төркеме катнаша. Шулай итеп, хөрмәтле тамашачылар, сезне Филүс Каһировның яңа концерт программасын карарга чакырабыз.