Татар мәдәнияте айлыгы кысаларында халкыбызның милли ашлар фестивале

Шаран районы Ямадыбаш авылы мәктәбендә оештырылган татар халкының милли ашлары фестиваль-конкурсы шулай ук татар мәдәнияте айлыгының бер чарасы.
Ямадыбаш авылында тормыш итүче апа - җиңгиләр татар ашларын хәм ризыкларын ихлас күңелдән әзерләп алып килгән. Мул табындагы сый-хөрмәтләр халкыбызның элек-электән аш-суга оста булуында инандыра. Хуҗабикәләр алып килгән ризыкларын әзерләү серләре белән уртаклашты.
Кичәне оештыручылар Башкортостан татарлары конгрессының Шаран районы бүлекчәсе рәисе Зәбир Зыязетдин улы Сәләхов һәм "Ак калфак " татар хатын кызлары оешмасының җитәкчесе Гөлнара Марат кызы Ишмеева чара барышында татар халкының милли ашлары хакында сөйләп, үткәннәргә сәяхәт ясады. Шулай ук, күмәкләшеп викторина сорауларына җаваплар эзләве дә чараның күңелле бер өлеше булды.
Шаран районы мәдәниәт йортында эшләүче Гөлназ Антипова , Зәбир Сәләхов , Лия Фәхретдинова , Дания Шәрифуллиналар үзәренең җыр-моңнарын яңгыратты.
Ә инде иң азактан уңган хуҗабикәләр әзерләп алып килгән тәмле камыр ашлары белән чәй эчүе үзе бер күңеллелек булды. Кичәгә килгән хәркемнең ризыгы кунакларның лаеклы бәһасын алды, хуҗабикәләр призлар белән бүләкләнде. Шаран авылында яшәүче эшкуар Рәлиф Әхмәтшин әлеге бүләкләрнең иганәчесе.