Бәя биреп бетергесез басмалар!

Ел дәвамында район һәм шәһәрләрдәге җирле бүлекчәләр башкарган эшләр, оештырган чаралар турында мәгълүматларны бүлешүне дәвам итәбез.
Республикабызның Күгәрчен районында татар авыллары саны күп түгел. Әмма, шулай булуга карамастан Башкортостан татарлары конгрессының Күгәрчен районы бүлекчәсе иң уникаль һәм сирәк очрый торган тарихи байлыкларга бәйле чаралар оештыруы безне куандырды.
Башкортостан татарлары конгрессының Күгәрчен районы бүлекчәсе җитәкчесе Нигъмәтулла Хәмидулла улы Ваһапов архивында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай чорында басылган китаплар,журналлар һәм газеталарның оригиналлары сакланган. Бу материаллар чын мәгънәсендә бәя биреп бетергесез хәзинә! Иң мөһиме, әлеге материаллар нигезендә Нигъмәтулла Хәмидулла улы ел дәвамында күргәзмәләр оештырып , ачык дәресләр үткәргән. Афәрин!
Башкортостан татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов инициативасы белән, 2022нче елда әлеге материллар нигезендә күргәзмә үткәрү нияте бар.