«Ихлас» татар мәдәнияте үзәгенең ел дәвамында эшчәнлеге

Башкортостан татарлары конгрессының Нуриман районы җирле бүлекчәсе 2021 ел дәвамында эш планына нигезләнеп байтак чаралар оештырды.
Районда 2020 елдан «Ихлас» татар мәдәнияте үзәге эшли.
2021 елны татар мәдәнияте үзәге #ТуганТелемдәКотлыйм #ПоздравляюНаРодном языке хештегы белән онлайн тәбрикләүләр белән башлады. Ел дәвамында татар мәдәнияте үзәге якташлары шагыйрә Наилә Әюпованы искә алу кичәсен һәм шагыйрәнең туган көнендә иптәше һәм балалары белән берлектә басылган китап туе оештырды. Шулай ук, район мәдәният йортында, район мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә якташлары, танылган язучы, прозаик Ярулла Вәлиевнең 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрелде. Кызыл яр авылы мәктәбендә шагыйрә, язучылар берлеге әгъзасы, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, яшь шагыйрьләрнең телевизион конкурсы лауреаты, “Алтын Барс” һәм “Татар жыры” конкурсы лауреаты, Һади Такташ исемендәге “Бәллүр сандугач” конкурсы дипломанты, шигырьләр һәм җырлар авторы, язучы һәм драматург Хәлимә Сәгыйть кызы Мөдәрисова белән җанлы очрашу оештырылды.
Халыкара туган тел көне кысаларында үткәрелә торган акцияләрдә Нуриман районы укучылары «Тукай көйләре», «Туган як турында шигырьләр» конкурсларында, «Талантлы Бабич» шигъри батлында республика дәрәҗәсендә катнашты. Шулай ук, укучыларның һәм туган телне яратучыларның онлайн чыгышларын социаль челтәрләрдә #ЯЛюблюРоднойЯзык#ГоворюНаРодномым Языке, #ЯЛюблюРоднойЯзык#ГоворюНаРодномЯзыке#ПоюНаРодномномЯзыке хештеглары белән урнаштырылды.
26 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышлап татар мәдәнияте үзәге шигърият кичәсе оештырды. Кичәгә Байгилде авылы укучылары һәм татар фольклор ансамбле чакырылды. Катнашучылар шигырьләр сөйләделәр, Г.Тукай әкиятеннән өзекләр күрсәттеләр. Традиция буенча чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Кызыл Тау, Байгилде, Яңа Субай, Нимесләр авыллары мәктәпләрендә укучылар Кырлай авылында урнашкан Тукай музеена виртуаль экскурсия кылды. Шулак ук, «Тукай әкиятләре буенча» викторина һәм чаралар үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары укучылар арасында шагыйрьнең әсәрләре буенча шигырьләр, рәсемнәр конкурсы оештырды. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә «Син безнең йөрәкләрдә, Тукай» - дип исемләнгән шагыйрь әсәрләрен өйрәнүгә юнәлтелгән чара үтте. Мәктәп китапханәләрендә Габдулла Тукай китаплары күргәзмәсе оештырылган иде.
"Кукушкин Чай-2021” IV Республика этно-фестивалендә һәм Бөтендөнья фольклориадасында -2021 мәктәпләр, авыл мәдәният йортлары, район китапханәләре систематик рәвештә катнашты.
Сабантуйда татар мәдәнияте үзәге татар халкының ишегалдын күрсәтелде, кул эшләре күргәзмәсе оештырды.
Башкортостан Республикасы көне уңаеннан “Минем республикама багышлана!” дип исемләнгән район чарасында "Ихлас" һәм "Хазина" татар фольклор ансамбльләре катнашты.
Февраль һәм сентябрьдә мәктәпләр, клуб һәм китапханә системалары Милли костюм көненә багышланган чараларда катнашты.
Кызыл Тау авылы мәктәбе укучылары !Пушкин, Тукай һәм Кәрим” республика балалар рәсеме конкурсында җиңүчеләр булдылар.
Зиннур Насыйбуллин исемендәге «Әдәбият - халыклар дуслыгының нигезе» әдәби-онлайн бәйгесендә катнашып шулай ук, уңышларга ирештеләр.
“ИКЕ АККОШ” республика җыр һәм музыка фестивалендә район мәдәният йортыннан баянчы Рафак Хәйруллин, Азат Шагеев, Нәгыйлә Шугаепова, Татар мәдәнияте үзәгеннән Зөлфия Фазлыева, Иске Күл авыл мәдәният йортыннан баянчылар Салават Шәйдуллин, Ирек Рафиков, Марат Нурмөхәммәтов, Вәкил Хәйретдинов катнашты.