Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы узды

Уфа шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын тәбрикләделәр.
Билгеле булуынча,татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында гомуми белем бирү оешмаларының 9-11нче сыйныф укучылары көч сынашты.
Бәйге Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Башкорт дәүләт университеты, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты белән берлектә үткәрелде.
Олимпиада туган тел һәм әдәбияттан тирән белемле, сәләтле, талантлы укучыларны ачыклау, туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә тотрыклы кызыксыну формалаштыру, үсеп килүче буында ана теленә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан ел саен үткәрелә.
Олимпиаданың республика этабында 94 укучы татар теле һәм әдәбияты буенча белемен сынады. Алар тест, викторина сорауларына җавап бирде, тәкъдим ителгән тема буенча диалогларда катнашты.
Бәяләмә төркеме җитәкчесе, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Илшат Насипов сүзләренчә, авыл балаларының да туган телне белү дәрәҗәсе кимегән.
"Безне борчыган тагын бер үзенчәлек – ул да булса авыл балаларының да туган телне белү дәрәҗәсе кими баруы. Авыл балалары да туган телдә начаррак сөйләшә. Шәһәр гимназияләрендә укучылар һәм авыл укучылары арасында аерма кими. Бу шәһәр укучыларының туган телне белү дәрәҗәсе артудан түгел, киресенчә, авыл балаларының туган телне белү дәрәҗәсе төшү исәбенә", диде Илшат Насипов.
Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов та әлеге олимпиадаларның әһәмиятен ассызыклады. Ә инде катнашучыларга килгәндә, "Туган телләр бәйгесенә килеп, үз белемеңне һәм сәләтеңне күрсәтү — ул милләтеңә булган сөюне белдерү. Ана теле өчен җан атып торучы кызларыбыз һәм егетләребез күп булуы горурлык хисләре уята. Әмма, катнашучыларның туган телне белү дәрәҗәсе кимүе безне борчыган төп мәсьәлә", диде Заһир Хәкимов.