25 ел халыкка хезмәттә

Башкортстан Республикасында “Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының чираттагы съездын үткәрүгә әзерлек бара.
Съезд агымдагы елның 19 ноябрендә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында узачак.
Съездга әзерлек чикләрендә 1еннән 30 октябрьгә кадәр республикабызның барлык шәһәр һәм районнарында Конгресс бүлекчәләренең отчет-сайлау конференцияләре уза. Анда башкарылган эшләргә йомгак ясала, татар телен, мәдәниятен, йолаларын саклау һәм үстерү мәсьәләләре күтәрелә, алдагы елга эш һәм чаралар планы билгеләнә. Шулай ук иҗтимагый оешманың актив әгъзаларын котлау һәм алдагы Съездга делегатлар сайлау каралган.
Конференцияләрнең карарлары һәм резолюцияләренә Украинадагы махсус хәрби операцияне хуплау турында пунктлар кертергә, ә чаралар планына күченеп килүчеләргә, хәрби операциядә катнашучылар, яраланучыларга ярдәм күрсәтү, һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен карарга тәкъдим ителде.
Билгеле булуынча, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе Секретаре, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, “Бедәм Русия” Башкортстан төбәк бүлекчәсе базасында М.М.Шәйморатов исемендәге Волонтерлар штабы үзенең эшен башлады. Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы да аның составына керде һәм урындагы бүлекчәләр социаль ярдәм күрсәтү буенча эшкә актив кушылды. Әлеге вакытта Конгресс активистлары күченеп килүчеләрнең балаларына ярдәм күрсәтү буенча төрле чаралар үткәрә.
Башкортстан Республикасы татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов билгеләвенчә, чираттагы съездны үткәү башлангычын республика Башлыгы хакимияте һәм Мәдәният министрлыгының да хуплавы һәм бар яклап ярдәм күрсәтүе аеруча куанычлы.
- Безнең халыкка хас булган бердәмлек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар бүген аеруча мөһим. Авыр вакытларда без һәрвакыт берләшәбез. Һәм бүген, илебез өчен гади булмаган шартларда, республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренең татулыгын, аеруча җәмәгатьчелек белән властьны бер төптән эш итүен күрсәтергә тиешбез. Ә Конгресс алар арасында арадашчы ролен башкара. Бу съезд белән без Илебез җитәкчесе һәм Башкортстан Башлыгының барлык карарларын хуплавыбызны күрсәтергә телибез, - диде Заһир Әхсән улы.
Башкортстан татарлары съезды 5 елга бер тапкыр үткәрелә. Соңгысы 2017 елда узган иде. Быел исә ул “Башкортстан татарлары конгрессы”ның 25 еллык юбилее чикләрендә оештырыла.
Чаралар планына шулай ук “25 ел халыкка хезмәттә” дигән брошюра нәшер итү, Конгрессның барлыкка килү тарихын һәм бу еллардагы эшчәнлеген чагылдырган фотокүргәзмә оештыру һәм фильм төшерү планлаштырылган.
Фото: Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.