Йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде

“Башкортстан татарлары конгрессы”ның Стәрлетамак районы бүлекчәсе отчет-сайлау конференциясенә татарлар күпләп яшәгән җиде авыл биләмәсеннән делегатлар, шулай ук районда эшчәнлек алып барган барлык милли-мәдәни үзәк вәкилләре җыелды. Бу чара Бүреказган авыл мәдәният йортында узды.
Урындагы бүлекчәнең эшчәнлеге турында мәгълүмат белән Фәнүс Солтанов чыгыш ясады. Район хакимияте башлыгы исеменнән сәламләү сүзен аның урынбасары Эльвера Имангулова җиткерде һәм Стәрлетамак районында татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү эшенә зур өлеш керткән, актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган якташларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шулай ук делегатлар урындагы бүлекчә идарәсенең яңа составын һәм җитәкчесен сайлады. Хәзер “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Стәрлетамак бүлекчәсенә Гөлнәфис Гафиева җитәкчелек итәчәк.
19 ноябрьдә “Нур” театры бинасында узачак Съездда катнашу өчен делегатлар да сайланды.
Чарага җыелучылар фикер алышты, киләчәккә планнар билгеләде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концерт программасы чараны тагын да җанландырып җибәрде. Шулай ук мәдәният йорты фойесында кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Кунакларга йон эрләү һәм бәйләм бәйләү буенча осталык дәресләре дә тәкъдим ителде.
Фотолар “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Стәрлетамак бүлекчәсе тарафыннан җибәрелде.