Тормыш юлы – матур тарих

Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов 60 яшьлек күркәм юбилеен зур хезмәт уңышлары белән каршылый.

Тарихның кайсы гына дәверендә яшәмәсен, кеше матур булып туарга, батыр булып яшәргә тиеш. “Батыр” дигән сүзне кылыч болгап, утка-суга керү дип кенә аңларга кирәкми. Хәер, алай дип аңлаган очракта да Заһир Хәкимов тормышында батырлыкка урын җитәрлек булган. Ә инде намуслы яшәү, гадел булу, илеңә һәм халкыңа хезмәт итү, әхлакый яктан үз-үзеңә тугры калуны күз уңында тотсак та, батырлык аңа хас сыйфат. Чөнки узган гомеренең 30 елы милли хәрәкәттә үткән, туган телен, милләтен саксыз кагылучылардан яклап яшәүгә багышланган.

Заһир Хәкимов 1963 елның 3 февралендә Чакмагыш районының Үзмәш авылында гаиләдә дүртенче, төпчек бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән бик тырыш, максатчан була ул. 1973 елда Хәкимовлар гаиләсе Уфага күченеп килә. Гаиләсе фатир алу бәхетенә ирешкәч, Заһир 27нче мәктәпкә күчә. Ул вакытка урыс телен дә үзләштереп өлгергән малай бары тик яхшы билгеләргә укый. Аеруча математика, физика, химия дәресләрен ярата. Бу фәннәр буенча күп тапкыр олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яулый. Укуда гына түгел, мәктәпнең иҗтимагый тормышында да, спортта да актив була егет. Самбо, дзю-до, милли көрәш, көнчыгыш көрәш төрләре буенча төрле ярышларда катнашып, җиңүләргә ирешә, күпсанлы диплом һәм грамоталар белән бүләкләнә.
1981-83 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Спорт белән шөгыльләнүе, яхшы физик формада булуы егеткә күкләргә юл ача: ул һава-десант гаскәрләре сафына баса. Димәк, ихтыяр көчен чыныктыру буенча тормыш дәресләре дәвам итә. “Зәңгәр беретлар”ның девизы: “Бездән башка беркем дә!” (“Никто кроме нас!”). Бу сүзләр Заһир Хәкимов өчен тормыш девизына әверелә. Армиядән кайткач, Уфа авиация институтының кичке бүлегендә укуын дәвам итә ул. Институтта егәрле яшь егетне тиз күреп алалар һәм идарәлек системасы факультетында комсомол комитеты секретаре итеп сайлыйлар. Монда да Заһир Хәкимов актив эшли. Гомумән, студентлар комсомолы бүгенге яшьләр көнләшеп һәм кызыгып карарлык җанлы, дәртле, актив оешма була.
1989 елда Заһирга институт каршындагы “Хэйлунг” (“Кара аждаһа”) спорт клубына тренер булып барырга тәкъдим итәләр. Нәкъ диплом алып, көненең кичке өлеше бушап калган чагы була. Гомеренең бер генә минутын да заяга уздырырга күнекмәгән актив егет, әлбәттә, ризалаша. Берничә айдан ул “Хэйлунг” спорт клубының директоры итеп тәгаенләнә һәм янә оста җитәкче сыйфатларын күрсәтеп, клубны иң яхшылар рәтенә чыгара. Төрле ярышларда эшләп алынган акчаның тиене дә файдасызга сарыф ителми. Киресенчә, яңа җиңүләргә илтерлек әзерлек булсын өчен спорт инвентарьлары, җиһазлар алына.
Ә инде алдагы гомерен багышлаячак татар милли хәрәкәтенә Заһир Хәкимов 90нчы елларга аяк басканда кушылып китә. Очраклы рәвештә генә, баганага ябыштырылган игълан күреп кенә, Уфаның РТИ мәдәният сараенда эшләп килгән “Татар мәдәниятен сөючеләр” клубына барып эләгә ул.
Беренче кичә егетнең күңеленә хуш килә. Ошый аңа андагы татар мохите. Шуңа да ул даими рәвештә җыелышларга йөри башлый.
Уфада Татар иҗтимагый үзәге төзелгәч, анда өч рәистәш сайлана: Мәҗит Әхмәт улы Хуҗин, Марат Даут улы Рамазанов һәм Заһир Хәкимовка коммерция директоры вазыйфасын йөкләтәләр.
Ә 1989 елда Казанда төрле төбәкләрдән яшьләр җыела. Әнә шунда Русия күләмендә “Азатлык” оешмасы төзү турында карар кабул ителә. Планга куелганны тормышка ашыру максатыннан тиз арада Башкортстанда “Азатлык” татар яшьләре берлеген төзеп тә куялар.
Тәүдә “Азатлык” берлеге башкорт яшьләре белән бергә утыра, соңрак алар аерым бүлмәгә күчә. Дөньялар үзгәрә башлагач, комсомол өлкә комитеты бинасының хуҗасы алышына һәм аны музейга бирәләр. Яшьләргә бүлмәне бушатырга туры килә. Өстәвенә, бу хәлләр Айдар Котлызамановның “Азатлык”тан киткән чагына туры килә. Җитәкчесез калган, җыелырга урыны булмаган берлек акрын гына сүнә башлый. Шул вакытта Заһир Хәкимов җаваплылыкны үз өстенә алырга карар кыла.
Әйе, аның тырышлыгы бушка китми. Беренчедән, “Азатлык” заманында үз бинасы булган бердәнбер иҗтимагый оешма була. Икенчедән, җыелыр урын булгач, яшьләрнең эше алга китә. Күп еллар дәвамында татар халкына хезмәт итәчәк матбугат чараларына, мәдәни чараларга нәкъ “Азатлык” нигез сала. Мәсәлән, “Шәрыкъ” радиосының татар телендә сөйләвенә ул зур өлеш кертә. Башкортстанда яшьләр өчен татар басмалары оештыру идеясе дә беренчеләрдән булып “Азатлык” оешмасында яңгырый. Аларның мөрәҗәгатьләренең нәтиҗәсе булып “Тулпар” журналы, “Өмет” гәзите ачыла. Алар бүген дә зур тиражлар белән дөнья күрә.
Татар кызлары арасында үткәрелүче “Нәүруз гүзәле” бәйгесе, “Туган тел” татар җыры яшь башкаручылар конкурслары бүген килеп дәүләт дәрәҗәсендә оештырыла. Ә тәү башлап аларны “Азатлык” үткәрә. Студентлар арасында зур сөю яулаган “Ягымлы яз” конкурсы турында да аерым әйтеп үтик. Моннан тыш, Корбан бәйрәмнәре, Өлкәннәр көне, кечкенәләр өчен Чыршы бәйрәмнәре үткәрелә. Тукай көннәрен истә калырлык итеп оештырырга тырышалар. Казаннан үрнәк алып, үзебезнең республикада да Татар яшьләре көннәрен үткәрәләр. Көндез сөйләшүләр, утырышлар булса, кичен яшьләрчә дискотекалар оештыралар. Татарча КВН үткәрү идеясе дә татар яшьләре көннәрендә туа. “Азатлык” башлангыч биргән зур чараларның тагын берсе – Болгарга сәяхәт. Һәр җәй саен Агыйдел, Кама, Идел ярларын күзәтеп, табигать матурлыгына хозурланып ял итәргә яратучыларның күбесенә бу мәгълүм дә түгелдер инде. Ә бит беренче тапкыр Болгар ярларына иң зур теплоход Уфадан бара. Фарваторы тирәнәйтелмәгән чакта комга утыру куркынычы булса да, капитаннар мондый кыю адым ясарга батырчылык итә. “Азатлык” яшьләренең ташып торган дәрте аларга да күчә, күрәсең. 1991 елның сентябрь башында ике пароход белән килгән 300гә якын кеше Болгар ярларына аяк баса. Уфадан гына түгел, Башкортстанның төрле районнарыннан җыелган була халык.
Шуннан соң елына өчәр тапкыр теплоходта сәяхәт оештыралар. Һәм бу чара беркайчан да керем алу максатында эшләнми. Хәтта киресенчә, кайчак чыгымнар күбрәк булып чыга.
1995 елда Алтын Урда дәүләтенең 750 еллыгына багышланган күләмле чара турында да бәян итеп китәргә кирәктер. Бу уңайдан зур эш башкарыла. Татарстан фәннәр академиясе белән элемтәгә кереп, конференция үткәрәләр. Ул Казанда башлана. Теплоход белән Уфадан Казанга барып, галимнәрне алып, Әстерханга юлланалар. Һәр пристаньда зурлап каршы алалар, митинглар, концертлар оештыралар. Ә “Азатлык” бу вакытта чыннан да иң көчле оешмалар рәтенә чыга. Аның каршында “Нурлы” төрки телле яшьләр иҗади үзәге төзелә. Чуваш оешмасын, “Азатлык” һәм мәдәният хезмәткәрләре берлеген кушып барлыкка китерәләр аны. Төрки телле халыкларны берләштереп, бер түгәрәккә җыю була максатлары. Аралашып яшәү, дуслык җепләре сузу, бергәләшеп төрки телле халыкларның сәнгатен күтәрү теләге белән яналар.
“Азатлык нуры” исеме астында үз гәзитләрен чыгаралар.
“Азатлык” берлеге үзенең концерт бригадасын да оештыра. “Нур” дигән балалар һәм үсмерләр клубы ача. Хәтта үз машиналары була дип әйтергә мөмкин. Чөнки яңа машина алгач, “копейка”сын Заһир Әхсән улы “Азатлык”ка бүләк итә. Ул анда тагын ярыйсы гына хезмәт итә әле. “Азатлык” берлеге Үзәк диния нәзарәте белән һәрвакыт актив эшли. Татар иҗтимагый үзәгенә рәис итеп сайлангач, Заһир Хәкимов “Азатлык” берлегеннән китә. Әмма коры гына ташлап чыгып китми, билгеле. Күләмле зур чара оештырыла. Көндез бөтен районнардан килгән делегатлар һәм чит төбәкләрдән кунаклар катнашлыгында утырыш була, ә кичен Спорт сараенда яшьләр өчен дискотека үтә. Моңа кадәр республикада 3 мең кеше катнашкан милли чара узганы булмый әле. Ул Татар иҗтимагый үзәген җитәкли башлагач, өлкәннәр яшьләр янына сыена. Ягъни алар да атна саен “Спорт” тукталышындагы “Азатлык” берлеге бинасына җыела. Милли хәрәкәт өчен очрашу мөһим шарт. Аерым көн билгеләнмәсә, күп эшләр гадәттә планда гына кала. Уй-ниятләр күп туа, әмма аларны үтәүнең конкрет вакыты булмаса, алар кичектерелә килә һәм бер килеп онытыла. Даими очрашып сөйләшүләр, башкарыласы һәм башкарылган эшләргә хисап ясау исә яхшы нәтиҗәләргә китерә. Заһир Әхсән улы нигез салган мондый традиция таш яуса да үткәрелми калмый. Шул рәвешле, иҗтимагый үзәк илдә, республикада барган вакыйгаларда актив катнаша башлый. Монда иҗтимагый үзәкнең 10 еллыгын уздыру турында аерым әйтеп үтәргә мөмкин.
1997 ел. Республикада берничә татар иҗтимагый оешмасы теркәлгән һәм актив эшләп килә, шуларның берсе – Башкортстан Республикасының “Азатлык” татар яшьләре берлеге.
Аның рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов Башкортстан Республикасы җитәкчелегенә: Башкортстан Республикасы Президентына, Министрлар кабинетына һәм Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтайга Башкортстан татарлары корылтаен үткәрү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итә. Бу гариза буенча уңай карар кабул ителә һәм Башкортстан татарлары корылтаен әзерләү һәм уздыру өчен 32 оешма җитәкчесеннән һәм татар иҗтимагый хәрәкәте активистларыннан торган Республика иҗтимагый оештыру комитеты төзелә.
1997 елның 8 маенда Башкортстан Республикасы Министрлар кабинеты тарафыннан Башкортстан татарлары съездын уздыру турында 94 санлы карар кабул ителә. Карарда 1997 елның 28 июнендә Уфа шәһәрендә Башкортстан татарлары съездын уздырырга, оештыру комитеты составын һәм делегатларны сайлау турында нигезләмәне расларга дип әйтелә. Оештыру комитеты тарафыннан Башкортстан татарлары съездын әзерләү һәм уздыру планы кабул ителә.
1997 елның 26-28 июнендә үткән Башкортстан татарлары съездында 700гә якын делегат һәм 200 кунак катнаша. Соңгы дистә еллар эчендә бу Башкортстанда яшәүче татарларның беренче зур җыелышы була.
Беренче съезд Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов катнашлыгында уза. Съездда татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү мәсьәләләре күтәрелә. Бу юнәлештә эшләүче иҗтимагый оешма кирәклеге билгеләнә. Шуның нәтиҗәсендә “Башкортстан татарлары съезды” дигән исем астындагы оешма булдырыла.
Күпмедер вакыттан республика татарларын берләштерүче бу оешма Бөтендөнья татар конгрессы составына керә һәм Башкортстан Республикасында аның вәкаләтләрен башкара башлый. Ул “Башкортстан татарлары конгрессы” дигән исем астында эшчәнлеген дәвам итә.
Заһир Хәкимовны “Русия патриотлары” фиркасе җитәкчесе буларак та беләләр. Ни өчен ул бу адымга бара? “Ике дистә ел милли хәрәкәттә катнашу тәҗрибәсе шуны күрсәтте: митинглар оештырып кына алга китә алмаячакбыз. Ниндидер үзгәрешләр кертергә телибез икән, дәүләт оешмаларына керергә тиешбез. Телләр турында карар кабул иткәндә депутатлар арасында татар мәнфәгате өчен янып йөрүчеләр күбрәк булса, хәлләр башкача булыр иде. Еллар дәвамында тупланган тәҗрибәмә таянып әйтә алам: милли проблемаларны хәл итәр өчен сәясәткә керергә кирәк”, – ди Заһир Хәкимов.
60 ел гомеренең яртысын Заһир Хәкимов милли хәрәкәткә багышлый. Һәм аңа һәрвакыт иң кыен чакларда алгы сафка басарга туры килә. “Азатлык” яшьләр берлеген сүнеп барган чагында җитәкләп китә, Татар иҗтимагый үзәге белән дә шул ук хәл кабатлана. Менә хәзер ул – Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты һәм янә аңа зур өметләр баглана.
Заһир Әхсән улы Хәкимов – татар халкын борчыган мәсьәләләрне хәл итүгә, татар мәнфәгатен яклауга зур өлеш керткән, күп еллар дәвамында милли хәрәкәттә актив эшләгән һәм бүген дә эшләүче шәхес. Ул һәрвакыт актив булды, чараларның, вакыйгаларның уртасында кайнады. Аңарда көрәшче чәме, татар рухы бар. Алдагы елларда да шуларны уңышлы файдалансын. Кыенлыклар алдында баш имәсен, бервакытта да күңелен төшермәсен, эшләсен, алга барсын! Республика татар милли хәрәкәтендә 30 елдан артык катнашып, аның лидерларының берсе булган Заһир Хәкимовны да өлкән милләтпәрвәр дип атарга була. Илдә беренчеләрдән булып Башкортстанда оешкан татар милли үзәгендә кайнап, тормышын һәм язмышын татар мәнфәгатьләрен яклау белән бәйләде.
Заһир Хәкимов – иҗтимагый чараларда иң актив катнашкан кеше. Аның оештыру таланты бар. Ул курыкмыйча эшли. Ни өчен? Чөнки ул законны бозмыйча эшли. Яшьләрне оештырды, Татар иҗтимагый үзәген җитәкләде, автономияне төзүдә алдан йөрде. Үзен көрәшкә багышлаган кеше ул. Аның сәләте җитәрлек. Безнең өчен, татар халкы өчен бик кирәкле кеше ул.
Заһир Әхсән улы Хәкимов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның боерыгы белән “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды. Киләчәктә дә туган халкыбызның мәнфәгатьләре өчен армый-талмый хезмәт итәргә, яңадан-яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын! Татар иҗтимагый оешмалары исеменнән аны юбилее белән котлап, исәнлек-саулык һәм барасы юлында уңышлар гына телибез.
Хөрмәтле Заһир Әхсән улы!
Тормыш йөген иңнәренә салып
үргә менә ирнең асылы,
Андыйларның максатлары зурдан,
җиңә алар буран-давылны.
Шундый ирләр илнең таянычы,
Шундый ирләр кирәк заманга,
Кыйбласыннан йөз чөерми алар,
Ышанмыйлар төче ялганга.
Яраклашып яши белми алар,
үзгәрде дип хәзер замана,
Максатына тугры калган ирнең
Гомере дә илгә ялгана.
Ил улына әйләнә дә шәхес,
Ил хөрмәтен күрә хезмәттә,
Яшәгез сез, ир асылы булып,
Гомерегез үтсен хөрмәттә!
Изге теләкләр белән, Башкортстан татарлары конгрессы.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-02-03/tormysh-yuly-matur-tarih-...