Авыргазылылар бердәмлек белән көчле

Район үзәгендә татар авыллары вәкилләренең форумы үтте.

Район тарихында мондый форматтагы форум тәү тапкыр үткәрелүгә карамастан, ул киң колач алды. Мәртәбәле җыен уңаеннан район Мәдәният сараена татар халкы яшәгән авыл биләмәләреннән делегатлар, район хакимияте вәкилләре, якташлар һәм күпсанлы кунаклар җыелды.

Изге башлангыч

Башкортстан милли-мәдәни автоно­миясенең Авыргазы районы бүлекчәсе җитәкчесе Риф Вәлиев бер очрашуда шундый уй-ният белән януы турында сөйләгән иде. Ниһаять, район хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов һәм милләтебезнең үткәненә хөрмәт белән караган, киләчәген кайгыртып яшәүчеләрнең ярдәме белән ул тормышка ашты. Шуны да әйтергә кирәк, татар авыллары вәкилләре форумы бик күләмле, эчтәлекле һәм искиткеч матур килеп чыкты.
Авыргазы районында Башкортстан милли-мәдәни автономиясе, Башкортстан татарлары конгрессы бүлекчәләре һәм башка милли иҗтимагый оешмалар кулга-кул тотынышып эшли. Әлеге чара да бердәм­лекнең бер чагылышы булды.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Авыл биләмәләре һәм районда эшчәнлек алып баручы оешма-пред­приятиеләрнең бай күргәзмәләрен карап чыкканнан соң, авыргазылыларның кече туган ягын ихлас яратуын, бөек шәхесләре белән горурланып яшәвен, мәдәнияте, казанышлары белән кызыксынуын, тарихка олы хөрмәт белән каравын, милләтебезгә һәм җәмгыятебезгә хезмәт итәргә әзер бул­ган кешеләрнең шулкадәр күп булуын аңлыйсың һәм киләчәгебез ышанычлы кулларда, дигән фикергә киләсең.
Татар халкының бай тарихы бар. Милләтебезнең шанлы үткәне, әби-баба­ларыбызның мирасы, милли ядкарь­ләре белән якыннан танышу музейлардан башка мөмкин түгел. Зәки Нагаевның “Кирач” керамика һәм гамәли сәнгать музей-остаха­нәсен үткәннәрне киләчәк белән тоташтыручы күпер, дисәм, һич ялгыш булмас. Зәки Исмәгыйль улының һәрбер эшендә тарихи вакыйгалар чагылыш тапкан, шуңа аның күргәзмәсе белән танышучылар үткәннәргә сәяхәт кыла.
Аның каршында гына “Пищевик” кулланучылар җәмгыяте үзенең сый-нигъ-мәтләр тулы өстәлен куйган иде, биредә милли ризыкларыбызны әзерләүгә зур игътибар бирүләре күренеп тора.
Район Мәдәният сараеның икенче катында авыл биләмәләре, Галим-җан Ибраһимов музее, үзәк район китапханәсе, кул эшләре осталары үз ихаталарын корып, тарих битләрен чагылдырды һәм бүгенге эшчәнлек-ләре белән таныштырды.
Балыклыкүл – борынгы авыллар-ның берсе. Аңа 1674 елда нигез салынган. Бүген биредә 500дән артык татар милләтле кеше яши. Авыл халкының мәнфәгатьләрен ­канәгать-ләндерү өчен барлык шартлар да бар: клуб, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты эшли. Авыл халкы һәм якташлар ярдәме белән 2019 елда мәчет сала башлаганнар. Бүген биредә 5 тапкыр азан яңгырый, дини бәйрәмнәр үткәрелә, гарәп телен һәм дин нигезләрен өйрәнү буенча балалар һәм өлкәннәр өчен дәресләр оештырыла. Авыл янындагы чишмәне дә тәртиптә тоталар, аның чиста һәм шифалы суын алырга төрле авыл-шәһәрләрдән дә киләләр. Шулай ук тарихи музей ачу нияте белән янып йөри балыклыкүллеләр, бу юнәлештә эшне күптән башлаганнар. Шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына да даими рәвештә гуманитар ярдәм озаталар. Аллаһка шөкер дип, башкарган эшләренә сөенеп, алга матур-матур уй-ниятләр белән яшиләр Балыклыкүл авыл биләмәсендә.
Кыскасы, һәр авыл биләмәсе тәкъдим иткән күргәзмәләрне карап сокланмый мөмкин түгел иде. Бүгенге көн шартларында гөрләп торган татар авылларының булуы, аларда шундый тырыш, милләт­пәрвәр кешеләр яшәве бик зур сөенеч.

Татулыкка ни җитә?

Өч йөзгә якын делегат, мәртәбәле кунаклар, шул исәптән Авыргазы җирлеген данлап яшәгән бик күп күренекле шәхесләр катнашлыгында узган җыенның беренче өлешендә туган җир, туган тел, тарих мәсьәләләләре күтәрелде.
Район хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов, форумны ачып, биредә яшәүче татарларның район үсешенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә дә район тарихын төптән өйрәнү мөһимлеген ассызыклап, бу юнәлештә тикшеренү эшләре алып барылачак, дип ышандырды.
— Авыргазы районында 15тән артык милләт вәкилләре гасырлар дәвамында дуслыкта, бердәмлектә гомер итә. Һәр милләт лаеклы урынын алып, район үсешенә, күпмилләтле Башкортстанның милли мәдәниятен ныгытуга һәм баетуга зур өлеш кертә. Безнең бурыч – районда яшәүче төрле милләтләрнең телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру. Без моны уңышлы хәл итәбез. Бу юнәлештәге эшне музейлар, мәктәпләр, китапханәләр, фольклор коллективлары, иҗтимагый оешмалар уңышлы башкара. Район татарларын берләштергән ныклы берләшмә киләчәктә дә милли сәясәткә һәм районның иҗтимагый тормышына уңай тәэсир итәр дип ышанам, — диде Арслан Нәзир улы.
Милләтләр бердәмлеген саклау хәзерге вакытта аеруча мөһим, дип билгеләде район башлыгы үзенең чыгышында. Ата-бабаларыбызның күркәм йолаларын дәвам итеп, бүгенге көндә 200дән артык Авыргазы егете махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын намус белән үти. Тылда да ныклы бердәмлек үрнәге күрсәтә авыргазылылар һәм даими рәвештә яугир якташларына гуманитар ярдәм җыюда һәм озатуда актив катнаша.
Якташлык көченең ныклы булуын “Атайсал” проекты ачык күрсәтә: кече туган ягына ярдәм йөзеннән күпме авыргазылылар изге эшләр башкара. Аларның берничәсенә район башлыгы аерым тукталып үтте.
Татар авыллары форумын үткәрү дә шундый изге башлангычларның берсе. Үзенең туган төяген, халкын яраткан кеше­ләр генә үз өстенә шундый йөкне алып, тартып бара. Арслан Нәзир улы әлеге ча­ра район күләмендә генә түгел, респуб­ликаның фәнни, мәдәни берләшмәсе өчен дә зур вакыйга булуын ассызыклап, оештыручыларга, аерым алганда Риф Вәлиев­ка, аңа ярдәм итүчеләргә һәм форумда катнашучыларга зур рәхмәтен җиткерде.

Тарихка – олы хөрмәт

Конференция чикләрендәге чыгышлар һәрберсе үзенчәлекле булды. Туган якны өйрәнүче Мөдәрис Сафин татар авылла­рының тарихы, аларның юкка чыгу сәбәп­ләрен билгеләде. Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гыйләҗетдинов мәктәпләрдә татар теле дәресләренең нинди дәрәҗәдә укытылуына тукталды. Район үзәк дәваханәсе табибы Илдус Моратов Талбазы авылының бай тарихына байкау ясады. Район үзәк китапханәсе хезмәткәре Зөһрә Алтынгуҗина районнан чыккан билгеле шәхесләрне барлады. Ә хезмәт ветераны Зәмирә Хөсәенова Мостафа авылында элек-электән сакланып килгән кәсепләр турында сөйләде һәм кул осталары белән таныштырды.
Кунаклар — Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, Бөтендөнья татар конг­рес­сының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Башкортстан татарла­рының милли-мәдәни автономиясе иҗти-магый оешмасының башкаручы директоры Альбина Хәлиуллина делегатларга җир­лектәге бай гореф-гадәтләрне, телебезне саклау һәм үстерү буенча уй-фикерләрен җиткерделәр һәм киләчәктә дә ярдәм кулы сузарга әзер булуларын белдереп, бүләк­ләрен тапшырдылар.
Чыгышларны тыңлап, хәзерге этапта татар иҗтимагый хәрәкәтенең эшчәнлеген анализлап, татар авыллары вәкилләре форумы делегатлары мөһим карарлар да кабул итте. Форум чикләрендә милли-мәдәни автономиянең район бүлекчәсе Советына үзгәрешләр кертелде, аның яңа составы расланды. Шулай ук җыелу­чыларны форумның карар проекты белән таныштырдылар. Аны тыңлаганнан соң, конференциягә йомгак ясап, Арслан Шә­һәретдинов Якташлар берлеген төзү кирәк­леген ассызыклады һәм моны карар проектына кертергә тәкъдим итте.

“Татаур” — җыр-моң фестивале

Форумның иҗади өлеше залга җыелу-чыларның берсен дә битараф калдырмады. “Татаур” татар халык иҗаты фести-валенең гала-концерты үзе бер зур бәйрәм­гә әверелде. Ул әлеге фестивальдә һәм әлеге форум чикләрендә мәктәп укучылары арасында үткәрелгән “Туган авылым” иншалар конкурсында җиңүчеләрне тантаналы шартларда бүләкләүдән башланып китте. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Зифа Нагаева, “Голос” телвизион конкурсы финалчысы Рушана Вәлиева, Башкортстанның атказанган юристы Гүзәл Мәсәгутова-Габидуллина, Нефтекама филармониясе артисты Руфина Янбирдина, Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле әгъзасы Лиана Җиһаншина белән берлектә район сәхнә­сендә үзешчәннәр һәм яшь йолдызчыклар чыгыш ясады.
Йола буенча, милләттәшләребез җыел­ган мондый чаралар татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамлана. Авыргазылылар да аны аягүрә басып, зур горурлык хисе белән бергәлә-шеп башкарды. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Чөнки бирегә үз телен, кече туган ягын ихлас яраткан, аның үткәне белән кызыксынган һәм киләчәген кайгыртып яшәгән кешеләр җыелды. Ә форум, чынлап та, искиткеч булды. Аннан һәркем илһамланып, киләчәктә дә милләтебез хакына җиң сызганып эшләү өчен рухланып, яңадан-яңа башлангычларга тотыну өчен көч-дәрт алып таралышты, дип ышаныч­лы әйтергә мөмкин.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Авыргазы районы.