“Идел” яңа исемнәр ача

Ике тугандаш халык арасындагы дуслык күперен ныгытучы, тормышларын профессиональ җыр сәнгате белән бәйләргә телгән сәләтле яшьләргә юл ачучы татар һәм башкорт җырларын башкаручыларның “Идел” халыкара фестиваль-конкурсы быел унөченче тапкыр оештырылып, яшь башкаручыларга яңа офыклар ачты.
Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстан һәм Татарстанның мәдәният министрлыклары, Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа шәһәре хакимияте, иганәчеләр ярдәме белән оештырылган фестивальдә югары һәм махсус урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең көчен сынап кына калмый, яңа баскычка күтәрелә. Төрле елларда, бүген инде билгеле артистлар: Ришат Төхвәтуллин, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Радик Юлъякшин, Зилә Бәхтиева, Айгиз Ханов, Айгөл Әхмәтшина, Рәфис Сирусин һәм башкалар фестивальнең лауреатлары булдылар.
Ә инде “Башкортстан” дәүләт концертлар залында узган гала-концертта иң-иңнәрнең чыгышларын карап, хис-тойгыларга бирелеп, яшьләрнең халык җырларын зур осталык белән башкаруларына хәйран калып, сокланып утырырга мөмкин булды. Тамашачылар өчен зур бәйрәм булса, катнашучылар өчен әлеге бәйгенең әһәмияте бәһалап бетергесез: башкалардан ул үзенең төпле мәдәни нигезе белән аерылып тора. Чөнки биредә балалар, яшьләр халкыбызның ерак гасырлардан, буыннан-буынга күчеп килгән һәм сакланган, оста җырчыларыбыз тарафыннан чарланган һәм камилләштерелгән халык җырларын, билгеле композиторларыбызның классик әсәрләрен башкаралар. Ә татар һәм башкорт халкы - моңлы халык. Кайгысын да җыр белән баскан, шатлыгын да җырга салып сузган. Хәзер инде тугандаш Башкортстан һәм Татарстан республикаларында гына түгел, Русиянең һәм чит илләрдә дә танылу алган “Идел” фестивале ата-бабаларыбыздан калган кыйммәтле мирасны саклау, үстерү һәм киләсе буыннарга тапшырудан тыш, җыр сәнгатен үстерү, халыклар дуслыгын ныгыту ягыннан да зур әһәмияткә ия. Моны мәртәбәле кунаклар, фестивальнең тугры дуслары: Русия Фәннәр Академиясенең Уфа федераль үзәгенең тарих, тел һәм әдәбият институты директоры, Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина, Башкортстанның мәдәyият министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе урынбасары, Мәгариф, фән һәм яшьләр эшләре буенча комиссия кураторы Сынтимер Баязитов, Бөтендөньтатар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм башкалар да билгеләп узды һәм оештыручысы Лилия Бадамшинага һәм аның ярдәмчесе Динана Ногмановага чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр һәм бүләкләрен тапшырдылар.
Быел исә “Идел” конкурс-фестивале Татарстан Республикасының коммерция нигезендә булмаган социаль юнәлешле оешмаларга ярдәм күрсәтүче республика ресурслар үзәге грантына ия булды. 13нче тапкыр үткәрелгән бәйгегә 100гә якын кеше катнашырга теләк белдергән, шуларның 46сы финалга үткән. Аларны сигез номинация буенча Башкортстанның һәм Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләре: жюри рәисе Русиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал кафедрасы мөдире, профессор Фәрзәнә Сәгыйтова, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисткасы, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Флүрә Килдеярова, Татарстанның халык артисты, композитор Зөлфәр Хәйретдинов, Башкортстаның халык артисты Вилдан Яруллин, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, “Идел” фестивале гимны авторы Урал Иделбаев, шулай ук “Идел” фестивале лауреатлары – Башкорт дәүләт филармониясе солисты Рәфис Сирусин һәм Башкортстанның атказанган артисткасы Зилә Бәхтиева бәһалады.
“Идел” бәйгесе яшь талантлар үстерә. Һәм шуңа да фестивальнең гала-концертын иң яшь башкаручыларны бүләкләүдән башлап җибәрделәр. “Балалар җырлый” номинациясендә 6 яшьтән алып 15 яшькәчә кадәрге балалар чыгыш ясый, быел анда 18 бала катнашкан. Сабыйларның зур осталык белән халык җырларын башкарулары кемне битараф калдырсын иде?! Анда катнашучылар саны күп булу сәбәпле, ул үзе ике төркемгә бүленде. Шулай, өлкәннәр төркемендә Татарстаннан “Әдрән диңгез” җырын башкарган Кәрим Галиев һәм башкорт халык җыры “Элмәлек”не зур осталык белән яңгыраткан Рөстәм Хөсәенов җиңү яуласа, кечкәйләр арасында беренче урыннарга Уфадан Рената Александрова һәм Рада Мусина лаек булдылар.
“Башкорт эстрада җыры” номинациясендә Татарстанның Алабуга шәһәреннән Диана Нәсыйбуллина I дәрәҗә лауреат исемен алды. Әйткәндәй, татар кызы әлеге бәйгегә Зилә Бәхтиева башкаруындагы “Халкыма” җырын алып килгән иде. Татар эстрада җырларын башкаручылар арасында шундый ук бүләккә Л.һәм М. Ростроповичлар исемендәге Ырынбур дәүләт сәнгать институтын тәмамлаучы Нуршат Батаршин ия булды.
“Башкорт халык җыры” номинациясендә җиңүче Азамат Гобәйдуллинга бүләкне Флюра Килдеярова тапшырды. Ә “Татар халык җыры башкаручылар” номинациясендә быел ике генә лауреат: икенче урында - Гөлия Заһретдинова һәм Казаннан Ләйлә Сөләйманова өченче урын белән билгеләнде.
“Академик җырлау” номинациясендә быел катнашучылар аеруча күп булган, шуңа лауреат исемен алучылар да байтак. Әйтергә кирәк , бу номинациядә Кытайдан килгән башкаручылар да бар: былтыр икәү булса, быел анда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Фань Сюесянь Рөстәм Яхинның “Ышанам” җыры белән чыгыш ясады һәм II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ә беренче урын Татарстаннан Алина Хөснетдиновага бирелде. Бүләкне аңа, изге теләкләрен җиткереп, Зилә Сөнгәтуллина тапшырды.
“Автор-башкаручылар” номинациясендә быел бер генә катнашучы булган. Ләкин Алмаз Галимовның “Син татар, мин дә татар!” дигән җыры жюри әгъзларына гына түгел, барлык катнашучыларның да күңеленә хуш килде.
Фестиваль лауреатларының барысына да шушы бәйге өчен махсус булдырылган статуэткалар, шулай ук оештыру комитеты һәм фестивальнең партнерларыннан бүләкләр тапшырылды.
Быелгы конкурсның лауреатларын билгеләгәннән соң, чараның тагын да кызыклырак өлеше башланды: “Идел” фестиваленең гала-концертын элекке еллардагы лауреатлар дәвам итте. Шуларның берсе – халыкара конкурслар лауреаты Алмаз Хөсәенов. Татарстаннан килгән бертуганнар Әмир һәм Сәет Галиуллиннар узган елда икесе дә үз яшь категорияләрендә беренче урыннарга лаек булганнар иде. Быел исә алар берләшеп, “Батырлар” дуэты буларак чыгыш ясады. Узган ел лауреаты Гөлшат Гыйрфанова – Хөсәен Әхмәтов исемендәге башкорт дәүләт филармониясе солисткасы. Татарстанның атказанган артисты композитор Зөлфәр Хәйретдинов та Уфа тамашачысына үзенең өр-яңа җырларының берсен бүләк итте.
Быелгы гала-концертны да фестивальнең алыштыргысыз алып баручылары – Шаһит Ходайбирдин исмендәге премия лауреаты Галия Вахитова һәм радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы, шансон стилендә җырлаучы Зөлфәт Зиннуров бизәделәр.
“Идел” бәйгесенең елдан-ел популярлаша баруы анда катнашучылар саны белән генә түгел, географиясенең киңәюеннән дә күрергә-аңларга мөмкин. Русиядә милләтара бердәмлекне ныгыту елы дип игълан ителгән 2011 елда башлангыч алган бу җыр-моң фестивалендә хәзер Башкортстан һәм Татарстаннан, Русиянең башка төбәкләреннән генә түгел, хәтта Финляндия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Кытай кебек чит илләрдән килгән җырчылар да катнашып, татар һәм башкорт җырларын башкаралар. Быел исә проектта тәү тапкыр Пермь крае һәм Свердловск өлкәсеннән килүчеләрне тыңларга мөмкин булды.
Шуны да әйтергә кирәк, “Башкортстан” дәүләт концерт залына җыелып караучы тамашачылар белән менә инде икенче ел рәттән гала-концертны “Сәлам” телеканалында туры эфирда карарга да мөмкин булды.
Һөнәри һәм вокал сәнгатен үстерү, Татарстанның һәм Башкортстанның мәдәни хезмәттәшлеген ныгыту, шулай ук Башкортстанда татар мәдәниятен популярлаштыру максаты белән уздырылган “Идел” халыкара татар һәм башкорт җыры фестивале ике арадагы дуслыкны ныгытып, анда катнашучыларның иң осталарын ачыклап, лауреатларын билгеләп, артта калды. Ә анда катнашкан яшь башкаручыларның исемнәрен әле тагын бик күп тапкырлар иштербез әле, дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Автор фотолары.