Җырлы-моңлы Яңа ел!

“Демский” мәдәният һәм ял паркында Дим бистәсе хакимияте, татар Конгрессы, Башкортлар Корылтае, «Сәхибҗамал» татар хатын-кызлары оешмалары ярдәмендә Яңа елга багышланган бәйрәм узды. Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты идарәсе әгъзасы Рәмилә Әмир кызы Әхмәтова, алып баручы Карсылуыбыз -Ләйсән Хәкимова, тамашага нур өстәп торучы Зөһрә Вәрис кызы Кинҗәбаева һәм ике сандугач – Резида Мөхәммәтҗәнова белән Резида Сабитова бу мизгелләрне тылсымга күмеп, тарихта калдырды. Ел дәвамында актив эшләгән шәхесләргә Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Әхсән улы Хакимов рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.