“Кышкы Сабантуй”

Мәчетле районында Төп чыршы янында гадәти булмаган бәйрәм - кышкы Сабантуй оештырылды.
Бәйрәмнең бурычы һәм максаты - район халкын берләштерү, дуслаштыру, халыкның ялын файдалы, мәгънәле һәм кызыклы итеп оештыру.
Чарада авыл биләмәләре, район үзәгендәге оешмалары, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән ансамбльләр катнашты. Көннең салкын булуына карамастан, кеше күп килде, шуңа бәйрәм бик җанлы һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Өстәлләр да күмер самавырлар кайнап утырды, төрле-төрле үлән чәйләре, чәк-чәк, коймак, бәлешләрдән һәркем авыз итеп, бер кем дә өшергә өлгермәде. Зур сәхнәдә көнозые җыр, бию яңгырап торды.Балалар төрле уеннарда, ярышларда катнашып, Кыш бабай кулыннан буләкләр алып куандылар. Аркан тарту, чулмәк вату, капчык белән йөгерү, өлкәннәр белән бер чаңгыда шуу кебек уеннар һәр кемнең күңеленә хуш килде... Монда җинү мөһим түгел иде, ә уенда катнашу үзе бер кинәнеч бирде.
Учакта пешеп утырган эссе бавырсактан авыз итү, кар өстендә пар чыгарып кайнап утырган самавырдан эссе чәй агызып эчу килгән кунакларга бигрәк тә кызык тоелды. Чара ахырында “Иң шәп чана” “Иң тәмле чәй” конкурсларына йомгак ясалып, призлы урыннарны яулаучыларга бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Олы Ака дан “Ак калфак", Яңа Мөслимнән “Изгелек" төркемнәре дә төрле конкурслар да актив катнашып, призлы урыннар яулап, диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.
Яңа ел каникулларында халык өйдә утырып арый, ә менә мондый бәйрәмнәр җанга дәва, күнелләргә рәхәтлек бирә.Рәхмәтләрнен иң зурысы, әлбәттә, оештыручыларга, төрле авыллардан зур әзерлек белән килеп, бәйрәмдәге халыкны сыйлаучы катнашучыларга.
Чара бик матур, күңелле, бер сулышта үтеп китте.