27 февраль көнне «Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров җирлектәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Һәр милли тел, һәр халык — дәүләтнең кабатланмас бер бизәге, чәчәге ул. Шуның өчен милләтара мөнәсәбәтләр һәрвакыт хөкүмәтебезнең игътибар үзәгендә булган һәм булачак.

27 февраль көнне «Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров җирлектәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. «Миллионга якын татар яшәгән Башкортстанда татар мәдәниятен, телен, гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләрен үстерү өчен күп эшләр башкарыла» – диде Радий Фәрит улы Башкортстан Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән узган очрашуда.

Туган телне өйрәнү, мили мәгариф оешмаларының торышы, мәдәни чаралар һәм башка бик күп сораулар каралды.

Республика Башлыгына дусларча, игелекле нотада ачык һәм эшлекле сөйләшү өчен рәхмәтлебез. Без куйган барлык сорауларга да җаваплар алдык. Бу очрашу киләчәктә дә татарларның рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә, Башкортстан Республикасында яшәүче барлык халыкларның дуслыгын һәм яхшы күршелеген ныгытуга ярдәм итәр дип өметләнәбез.
Халыкның яшәү шартларын үстерү, туган телне, милли мәдәниятне, тарихны өйрәнүгә булышлык итү — безнең төп бурычыбыз. https://vk.com/away.php?to=https%3A%2F%2Fglavarb.ru%2Frus%2Fpress_serv%2...