Нефтекама шәһәренең 41 нче балалар бакчасында "Түгәрәк уен"

Нефтекама шәһәренең 41 нче балалар бакчасында "АК калфак энҗеләре" "Түгәрәк уен" уздырды. Чара татар телендә, татар җырлары , бию-шигырьләр белән үрелеп барды. Анда төрле милләт балалары да катнашты. Аеруча балаларга ,, Яулык алыш" уены ошады. Ак әбинең балаларга теккән кулъяулыклары, пешереп алып килгән кабартмалары тиз таралды. Төрле бизәкле яулыклар белән "Түгәрәк уеннар" уйналды. Кем җырлады, кем шигырь сөйләде, кем биеде. Ә Мәдинә исемле кыз Фатиха сүрәсен сөйләде. Бәйрәм бик күңелле үтте – дип язалар "Ак калфак энҗеләре" хатын-кызлары.