«Татар кызчыгы» - милләтебез киләчәге

Күз явын алып торган милли киемнәр, саф татар телендә сөйләм – боларның барысын да “Татар кызчыгы-2024” бәйгесендә күреп һәм ишетеп булды.
5 март көнне Буздәк районынын мәгариф бүлеге, Каран мәктәбе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Буздәк бүлекчәсе оештырган бәйгегә нәни кызларның иң талантлылары, иң гүзәлләре җыелды.
Бәйге өч турдан торды. Беренчесендә кызлар үзләре белән таныштырырга тиеш булды. Бәйгенең икенче туры кызларны иҗади яктан ачты. Өченче турда сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр.
Һәр катнашучы конкурска җитди әзерләнгән, кызларның татар телләрендә камил сөйләшүләре, үзләрен иркен тотулары, берсеннән-берсе матур чыгышлары жюри әгъзаларын, тамашачыларны таң калдырды.

“Татар кызчыгы” бәйгесе оешкан төстә узды -ди Бөтендөнья татар конгрессынын Буздәк бүлеге җитәкчесе Луиза Шаяхметова. - Әлеге бәйге телгә ихтирам булдыру, балаларны иманлы итеп тарбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максатыннан үткарелә. Ә балаларның җиңүләрендә аларны бәйгегә әзерләгән укытучыларнын һәм ата-аналарның өлеше зур. Афәрин! Барысы да булдырдылар!

Милли традицияләрне саклап калу максатыннан уздырылган бәйге чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Жюри әгъзаларына чынлап та сайлап алу җиңелдән булмады, тик шулай да бәйге булгач җиңүчесез булмый. “Татар кызчыгы-2024” исеменә икенче санлы мәктәп укучысы Камилә Хафизова лаек булды.
Калган катнашучылар да һәр номинациядә үз урыннарын алдылар.