Инде хәбәр ителгәнчә, 8 апрель көнне Башкортостан Республикасының Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җыры башкаручыларның республика конкурсы узды.
Ике елга бер оештырыла торган әлеге чара бу елны халыкта зур резонанс тудырды.
Республика күләмендәге конкурс дип аталса да, быел Башкортстан Республикасы районнарыннан һәм шәһәрләреннән тыш, конкурста Татарстан Республикасы, Марий-Эль, Мордовия, Чувашия, Пермь һәм Саратов өлкәләре вәкилләре катнашты. Барлыгы 197 катнашучы гаризасы килгән.
"Туган тел" татар җырын яшь башкаручылар конкурсы 27 ел элек 1995 елда беренче тапкыр оештырылды. Ул вакытта конкурсның оештыручысы Башкортстан татар яшьләренең «Азатлык» берлеге иде. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов “Туган тел” конкурсына бәйле хатирәләре белән уртаклашканча, 1995 елда беренче конкурсны үткәрү бик җиңелдән булмаган. Финанс кыенлыклар аркасында сәхнә дә бай бизәлмәгән. Әмма, оештыручылар югалып калмый, ватман кәгазенә зур итеп конкурс исемен язып, ул хәрефләрне кисеп алып һәм энәләр белән сәхнә пәрдәсенә беркеттеп чыкканнар.
Бишбүләк районында татар авыллары үзешчән сәнгать коллективлары катнашындагы Нәүрүз бәйрәменә арналган “Хуш киләсең, яз!” дип исемләнгән язны каршылау бәйрәмен ел саен үткәрү күркәм гадәт булып китте.
Быел әлеге тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме Усак - Кичү авылы Мәдәният йортында узды.