“Благовар каурые” зур бәйрәмгә әверелде

Языково авылының төп мәйданында “Благовар каурые” I ачык халык иҗаты фестивале узды. Мәртәбәле чарада Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Хәкимов һәм аның урынбасары Зәлия Ахунова да катнаштылар.
Бәйрәм кысаларында этноихаталар конкурсы, осталык дәресләре, декоратив-кулланма иҗат әйберләре күргәзмәсе, авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

“Идел” яңа исемнәр ача

Ике тугандаш халык арасындагы дуслык күперен ныгытучы, тормышларын профессиональ җыр сәнгате белән бәйләргә телгән сәләтле яшьләргә юл ачучы татар һәм башкорт җырларын башкаручыларның “Идел” халыкара фестиваль-конкурсы быел унөченче тапкыр оештырылып, яшь башкаручыларга яңа офыклар ачты.

Авыргазылылар бердәмлек белән көчле

Район үзәгендә татар авыллары вәкилләренең форумы үтте.

Район тарихында мондый форматтагы форум тәү тапкыр үткәрелүгә карамастан, ул киң колач алды. Мәртәбәле җыен уңаеннан район Мәдәният сараена татар халкы яшәгән авыл биләмәләреннән делегатлар, район хакимияте вәкилләре, якташлар һәм күпсанлы кунаклар җыелды.

Изге башлангыч

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS