СӨЙЛИМ ТУГАН ТЕЛЕМДӘ

Бу чарада Бакалы районының Мостафа авылыннан "Ахирәтләр" һәм Камышлатамак авылыннан "Кызлар-йолдызлар" командалары татар теле бәйгесендә көч сынашты. Бәйгедә тапкырлык, тирән белем, яхшы хәтер таләп ителә иде. Чара барышында без татар җырларын тыңлап, халкыбыз биюләрен карап уздык, күренекле шагыйрьләребезнең әсәрләрен искә төшердек. Бәйгенең биремнәрендә туган телебезнең байлыгы, матурлыгы, бөеклеге яктыртылган иде.

Ике команда да бик яхшы әзерлек күрсәтте. Нәтиҗәдә, "дуслык" җиңеп чыкты. Командалар рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

8 март

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм!

"Ихлас"та "Минем беренче намазым" чарасы үтте

Уфа шәһәренең Киров районы "Ихлас" мәчетендә "Минем беренче намазым" чарасы узды. 2019 елда Татарстанда Гүзәл Габдрәфыйкова һәм билгеле җырчы Гүзәлем оештырган бу проектка әле динебезгә тәүге адымнарын ясаучы, Ислам турында күбрәк мәгълүматлы булырга омтылучы мөслимәләр җыелды.
Чараны Уфада оештыручылар – "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред хәзрәт Дәүләтшин һәм Башкортстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Розалия Халикова.
Альфред хәзрәт Дәүләтшин чыгыш ясап, чарага фатыйхасын бирде. Коръән Кәрим укылып, дога кылынды.

Яз кояшы кебек балкый “Ләйсән”!

Уфаның 65нче Татар гимна­зия­сенең талантлы кызларын һәм малайларын берләштерүче “Ләй­сән” фольклор ансамбле – республика күләмендә билгеле төркемнәрнең берсе.
Тамашачыларга коллектив башкаладагы бәйрәмнәрдә, “Туган тел” телеканалындагы чагу чыгышлары аша да яхшы таныш. Ансамбль “Әй бии итек-читекләр” һәм “Алым жәл түгел сезгә” татар халык җырларына төшерелгән клиплары белән эфир дәрьяларына чыкканнан соң, тамашачы сөюен тагын да ныграк яулады.

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS