«Шагыйрәләр гөлләмәсе»

5 март көнне тимер юлчылар китапханәсендә Дим бистәсенең 80 еллык юбилеена арналнан, 8 март хатын-кызлар бәйрәменә багышланган, «Замандаш" клубы һәм урындагы Татар Конгрессы оештырган "Шагыйрәләр гөлләмәсе" чарасы узды.

«Татар кызчыгы» - милләтебез киләчәге

Күз явын алып торган милли киемнәр, саф татар телендә сөйләм – боларның барысын да “Татар кызчыгы-2024” бәйгесендә күреп һәм ишетеп булды.
5 март көнне Буздәк районынын мәгариф бүлеге, Каран мәктәбе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Буздәк бүлекчәсе оештырган бәйгегә нәни кызларның иң талантлылары, иң гүзәлләре җыелды.
Бәйге өч турдан торды. Беренчесендә кызлар үзләре белән таныштырырга тиеш булды. Бәйгенең икенче туры кызларны иҗади яктан ачты. Өченче турда сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр.

Атнабайга – һәйкәл

Тәтешле җирендә данлыклы якташыбыз - Халык шагыйре Әнгам Касыйм улы Атнабаевка һәйкәл ачылды.
Чарада Русия Федерациясының Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлары королтае Президиумы рәисе Аетколова Эльвира Ринат кызы катнашты. Шулай уҡ Башкортстан һәм Татарстан республикаларыннан шагыйрьнең иҗатташ дуслары, аның иҗатын сөючеләр бик күп иде.
Һәйкәл район китапханәсе алдында урнашкан. Шагыйрь анда кулына китап тотып утырган килеш сынландырылган.

Нефтекама шәһәренең 41 нче балалар бакчасында "Түгәрәк уен"

Нефтекама шәһәренең 41 нче балалар бакчасында "АК калфак энҗеләре" "Түгәрәк уен" уздырды. Чара татар телендә, татар җырлары , бию-шигырьләр белән үрелеп барды. Анда төрле милләт балалары да катнашты. Аеруча балаларга ,, Яулык алыш" уены ошады. Ак әбинең балаларга теккән кулъяулыклары, пешереп алып килгән кабартмалары тиз таралды. Төрле бизәкле яулыклар белән "Түгәрәк уеннар" уйналды. Кем җырлады, кем шигырь сөйләде, кем биеде. Ә Мәдинә исемле кыз Фатиха сүрәсен сөйләде. Бәйрәм бик күңелле үтте – дип язалар "Ак калфак энҗеләре" хатын-кызлары.

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS