IV МЕЖРЕГИОНАЛЬ «ЯЗЫК предков» КОНКУРСында катнашуга гаризалар кабул ителә!

18 гыйнвардан 24 февральгә кадәр IV төбәкара “Язык предков” конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.
Халыкара туган тел көненә багышланган чара Россия халыкларының туган телләрен популярлаштыруга юнәлтелгән. Конкурста катнашуга җибәрелгән эшләр Ватаныбызга, халыкның туган теленә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәтне чагылдырырга тиеш.
2019 елдан башлап бу конкурсны туган телләрне яклау фонды ел саен үткәрә. Өч ел эчендә анда илнең төрле почмакларыннан 2 меңгә якын бала һәм яшьләр катнашты.

Башкортстан татарлары конгрессының 2022 елга эш планы

Хөрмәтле милләттәшләр! Башкортстан татарлары конгресының агымдагы елга эш планын тәкъдим итәбез Сезгә.
2022 елга Башкортстан татарлары конгресының, аның урындагы бүлекчәләренең планнары зурдан. Планда билгеләнгән чараларда катнашырга Сезне дә чакырып калабыз!

татар оешмалары җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелек белән очрашу

17 гыйнвар көнне Уфа “Нур” татар дәүләт театрында зур бәйрәм узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстандагы татар оешмалары җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелек белән очрашты.

Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы узды

Уфа шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын тәбрикләделәр.
Билгеле булуынча,татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында гомуми белем бирү оешмаларының 9-11нче сыйныф укучылары көч сынашты.
Бәйге Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Башкорт дәүләт университеты, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты белән берлектә үткәрелде.

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS