Ел дәвамында район һәм шәһәрләрдәге җирле бүлекчәләр башкарган эшләр, оештырган чаралар турында мәгълүматларны бүлешүне дәвам итәбез.
Республикабызның Күгәрчен районында татар авыллары саны күп түгел. Әмма, шулай булуга карамастан Башкортостан татарлары конгрессының Күгәрчен районы бүлекчәсе иң уникаль һәм сирәк очрый торган тарихи байлыкларга бәйле чаралар оештыруы безне куандырды.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм "Матбугат.ру" порталы "Блогер.Татар" III республикакүләм блогерлар бәйгесе игълан итте. Бәйге социаль челтәрләр кулланучылары арасында татар телендә гаилә темасы турында язучы блогерларны табу, аларның эшчәнлеге аша татар телен популярлаштыру максатында үткәрелә.
Тулырак мәгълүмат:
https://bloger.tatar/
Башкортостан татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе, Башкортостан Дәүләт җыены Корылтай депутаты - Заһир Әхсән улы Хәкимов Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар белән БР "Ак калфак " татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафинаның шәхси китапханәсендә кунакта булдылар.