Хуш киләсең, Сабантуй!
Кырларда чәчү эшләре төгәлләнгәч, зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәм ул – Сабантуй. Бу бәйрәмдә хезмәт халкының бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла.
Буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыйный алган бәйрәм ул.