Башкортстан татарларының 2021 елга истәлекле даталар һәм вакыйгалар өстәл календарен тәкъдим итү булды.
Башкортстан татарларының 2021 елга истәлекле даталар һәм вакыйгалар өстәл календарен тәкъдим итү булды. Календарь Татарстан хөкүмәте гранты ярдәмендә басылган. Ул чарада катнашкан һәр кешенең папкасына салынган иде. Календарьга дини һәм республика бәйрәмнәреннән тыш чыгышы белән Башкортстаннан булган галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре кергән. Шулай ук Башкортстан татар җәмәгатьчелеге арасындагы күренекле кешеләрнең туган көннәре күрсәтелгән.