27 октябрь көнне Башкортстан татарлары конгрессы әгъзалары утырышы узды.
27 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллек офисында Башкортстан татарлары конгрессы әгъзалары утырышы узды.
⠀
Утырышның көнүзәк мәсьәләсе булып 2021 елда үтәсе Башкортстан татарлары конгрессы съезды хакында сөйләшү булды. Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов әйтүенчә, февраль аенда республикабыз районнарында утырышлар үткәрү каралса, төп чаралар Уфа шәһәрендә 27-28 мартта узачак.