"Мулла" фильмы
Татарстанда төшерелгән «Мулла» фильмы Ютуб-каналына урнаштырылды. Оештыручылар аны түләүсез карау мөмкинлеге турында хәбәр итәләр.
«Карасын кеше. Татар телле фильм кинотеатрларга кызыклы түгел», — ди фильмның продюсеры һәм сценарий авторларының берсе Марат Әхмәтшин.
«Мулла» фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча төшерелгән. Режиссерлар – Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәров. Сценарий авторлары – Илгиз Зәйниев һәм Марат Әхмәтшин. Төп рольдә – Рамил Фазлыев. Фильмда танылган киноактер Марат Бәшәров та катнаша.