Козарезда “Каз өмәсе”
Шимбә көнне Уфа районының Козарез авылында татар халкының традицион бәйрәмнәреннән берсе булган “Каз өмәсе” булып узды. Аны оештыруда Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары ассоциациясенең Дим районы бүлеге зур активлык күрсәтте. Бу көнне бүлекнең рәисе Рәмилә ханым, аның тормыш иптәше Финат әфәнделәрнең йорты өмәчеләр, кунаклар, балалар авазыннан гөрләп торды.“Каз өмәсе” йоласының бөтен күренешләреннән дә “авыз итеп”, халкыбызның бәйрәмнәр үткәрүдәге маһирлыгына, талантына сокланмаган кеше калмагандыр!