Башкортстанда композитор – башкаручы Наиль Шаймарданов үзенең юбилеен билгеләп узды
Башкорстанда композитор – башкаручы Башкортстанның атказанган артисты Наиль Шаймарданов үзенең 60 яшен билгеләп, Уфа тамашачылары алдында иҗади имтихан тотты.
2002 елдан башлап композиторның бик күп җырлары Татарстан республикасының “Алтын барс”, Башкорстанның төрле иҗади бәйгеләре бүләкләренә лаек була бара.
Туган көненә чакырылган җырчылар: Флорида Исмәгыйлова, Азат Вәхитов, Марат Шәйбәков, Фәдис Ганиев, Гөлназ Асаева, Илшат Яппаров, Айдар Галимов, Фирдус Тямаев авторның җырларын башкардылар.