Җиңүчеләр билгеләнде

18 фераль Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә II Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты узды. Конкурста җиңгән 70 ләп бала I, II, III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде.
Алар арасында Башкортостан Республикасыннан Кушнаренко районы Илек урта мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы - Гыйләҗева Азалия, укытучысы - Вәлиева Зөлфия Дагий кызы III дәрәҗәле дипломга лаек булды.

II Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенең финалы узачак

Бүген Казан шәһәрендә II Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенең финалы узачак. Герой-шагыйрьнең ижади мирасын популярлаштыруга үз өлешен керткән яшь талантлар «М.Җәлил шигырьләре татар телендә», «М.Җәлил шигырьләре рус телендә», «Яшь җәлилчеләр», «Җәлил турында», «М.Җәлил дөнья телләрендә» номинацияләрендә көч сынаштылар. Иң-иңнәре финалга узды.

Башкортстанда халыкара туган тел көнендә алты телдә диктант язу оештырыла

Башкортстанда халыкара туган тел көнендә алты телдә диктант язу оештырыла. 21 февральдә Башкорт дәүләт университетында һәм Акмулла исемендәге дәүләт педагогия университетында теләгән һәркем туган телләрендә диктант язып карый алачак дип хәбәр итә Башинформ.

Нинди матур бәйрәм - Гашыйклар көне

«Мин сине яратам!» Нинди матур, җанга якын сүзләр. Бүген - 14 февраль, ягъни Гашыйклар көне, Мәхәббәт көне. Шуңа да һәрбер кеше сөйгәненә булган хисләрен белдереп, бу сүзләрне кабаттан, шушы бәйрәм уңаеннан, әйтер дип ышанып каласы килә.
Шул уңайдан:
Мәхәббәт турында кызыклы фактлар
*Хисләрнең иң кайнаган чагы чама белән 12-18 ай тирәсе дәвам итә. Аннан соң беркадәр тынычланып кала.
*Ирләрнең 75 проценты өченче күрешүдән соң чынлап торып гашыйк була.
*Яраткан кешең янында йөрәк тибеше ике тапкырга ешая.

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS