Ватанны саклаучылар көне белән!

Хөрмәтле ир-атларыбыз! Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән эчкерсез котлыйбыз! Сезгә һәм сезнең гаиләләргә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар һәм иртәгҽсе көнгә ышаныч телибез! Ил барда — егет хур булмас, диләр. Сезгә һәрвакыт ихтыяр көче, гаилә бәхете юлдаш булсын! Тормыш сынауларына бирешмичә, һәрвакытта да чын ирләр булып калуыгызны телибез! Илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләр булганда илебез халкы тыныч йоклар, күгебез гел аяз булыр.

Заһир Ахсан улы Хәкимов Халыкара туган тел көненә багышланган флешмобка кушылды

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Ахсан улы Хәкимов социаль челтәрләрдә Халыкара туган тел көненә багышланган флешмобка кушылды. Хәсән Туфан "Туган тел" шигырен сәнгатьле укып, башкаларга да туган телләрендә шигырь, әсәрдән өзек, җыр яки котлау сүзләрен сөйләп, аңа кушылырга чакырды.
https://vk.com/kongresstatarufa?w=wall-43691664_371%2Fall

21 февраль – Халыкара туган тел көне

Хөрмәтле милләттәшләр! 21 февраль – Халыкара туган тел көне. Бу бәйрәмне ЮНЕСКО тәкъдиме белән бөтен дөньяда билгелиләр. Бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оештырыла. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын билгелиләр. Алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Полилингваль мохитта яшәү нәтиҗәсендә күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә.

Башкортстан Республикасы башлыгы грантына проектларны тәкъдим итү чарасы

2018-2019 елларда Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән Башкортстан Республикасы башлыгы грантына проектларны тәкъдим итү чарасы үтте.
Җыелышта туган телләр укытучылары, проектлар авторлары, җәмәгать эшлекләре, студентлар катнаштылар. Ике ел эчендә 42 грант тәкъдим ителгән, шуларның 12 белән грант җитәкчеләре утырышта кыскача гына таныштырып үттеләр. Аларның күбесе интернет-ресурслар белән хәл итүгә кайтып кала. Хәтта проектлар өчен тавыш бирү кесә телефоны ярдәмендә үтте.

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS