27 нче февраль көнне Кушнаренко районының Калтай урта мәктәбендә “Теле барның – иле бар” исемле күркәм чара үтте. Әлеге чарада мәктәп укучылары татар шагыйрьләренең әсәрләрен яттан сөйләү буенча үзара көч сынашты. Укучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан республикасындагы даими вәкиле А. Локманов, “Кызыл таң” гәзитенең яңалыклар бүлеге мөдире Р. Вәлитова, Башкортстан республикасының Мәгарифне үстерү институты хезмәткәре Р. Сөләйманов, Кушнаренко районы мәгариф бүлегенең туган телләр буенча методисты Л.