Уртак эш өчен!

Нефтекама Милли- мәдәни Үзәк тарафыннан бик күп файдалы эшләр, патриотик акциялар үткәрелә.
Ватанны яклаучылар көне алдыннан, Милли Үзәкнең активистлары хәрби операция солдатларына җибәрергә тукмач кисте.
Бу изге эштә катнашкан барлык хатын- кызларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

"Мәтәүбашым – гомер бишегем”

Менә шундый исем белән шагыйрә һәм журналист Зәйфә Салихованың яңа китабы дөнья күрде. Аның туган авылы Мәтәүбашта, авыл мәктәбендә, әлеге басмага арналган Китап бәйрәме узды.
Күп авылдашларын җыйган, кунаклар килгән чара бик җылы халәттә үтте. Автор басманың эчтәлеге, эшләнеше белән таныштырды, беренче китапны мәктәпкә бүләк итте.

Шагыйрә Наилә Әюпова истәлегенә багышланган әдәби кичә

Нуриман районы татар мәдәният үзәгендә якташ шагыйрә Наилә Әюпова (19.10.1949. - 19.02.2020) истәлегенә багышланган әдәби кичә узды. Кичәдә Нимесләр, Байгилде авылыннан әдәбият сөючеләр катнашты.
Наилә Әюпованын туган як, авыл, табигать, әти-әни турындагы шигырьләре күңелләрдә аерым урын алып тора. Аның иҗаты туган халкына якын һәм кадерле.

Мөслимәләр бәйге тотты

14 февральдә Аскын үзәк мәчетендә “Исламда хатын-кызның роле” дип аталган күркәм чара үткәрелде. Аның чикләрендә җәмгыятебездә өлкәннәргә, яшьләргә һәм балаларга дини, әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсе буенча фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, шулай ук алты авылдан килгән һәм өчәр мөслимәдән торган командалар арасында бәйге үтте.
“Башкортстан мөслимәләре” берлегенең Аскын филиалы оештырып үткәргән конкурста алты команда: Кашка авылыннан “Иман нуры”, Упканкүлдән “Сәгадәт”, Солтанбәктән “Ихласлар”, Аскыннан “Шөкердәшләр”, Үрмияздан “Нәсихәт”, Күбияздан “Бердәмнәр” көч сынашты.

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS