“Сәхибҗамал”лар ялларын файдалы үткәрә

Башкортстан Республикасы татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасының Борай районы бүлекчәсен шагыйрә, язучы Рәфыйга Усманова җитәкли. Озак еллар дәвамында татар халкына фидакарь хезмәт куючы Рәфыйга Карам кызы җитәкчелегендә Борай районы бүлекчәсе оешманың иң актив эшләүчеләренең берсе булып тора.

Җырлы-моңлы Яңа ел!

“Демский” мәдәният һәм ял паркында Дим бистәсе хакимияте, татар Конгрессы, Башкортлар Корылтае, «Сәхибҗамал» татар хатын-кызлары оешмалары ярдәмендә Яңа елга багышланган бәйрәм узды. Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты идарәсе әгъзасы Рәмилә Әмир кызы Әхмәтова, алып баручы Карсылуыбыз -Ләйсән Хәкимова, тамашага нур өстәп торучы Зөһрә Вәрис кызы Кинҗәбаева һәм ике сандугач – Резида Мөхәммәтҗәнова белән Резида Сабитова бу мизгелләрне тылсымга күмеп, тарихта калдырды.

Намуслы хезмәт өчен лаеклы бүләк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бер төркем хезмәт алдынгыларына Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шулар арасында Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты идарәсе әгъзасы, Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти ярдәмчесе, Салават шәһәренең “Әннәби” мәчете мөфтие Рәмил Равил улы Насыйров та бар. Рәмил Равил улы халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирүдә, үсеп килүче буынны тәрбияләү эшенә зур өлеш керткәне һәм дини юнәлештәге актив эшчәнлеге өчен Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнде.

Pages

Subscribe to Башкортстан татарлары RSS