"Мулла" фильмы

Татарстанда төшерелгән «Мулла» фильмы Ютуб-каналына урнаштырылды. Оештыручылар аны түләүсез карау мөмкинлеге турында хәбәр итәләр.
«Карасын кеше. Татар телле фильм кинотеатрларга кызыклы түгел», — ди фильмның продюсеры һәм сценарий авторларының берсе Марат Әхмәтшин.
«Мулла» фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча төшерелгән. Режиссерлар – Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәров. Сценарий авторлары – Илгиз Зәйниев һәм Марат Әхмәтшин. Төп рольдә – Рамил Фазлыев. Фильмда танылган киноактер Марат Бәшәров та катнаша.
Фильм 2018 елда «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә Казан халыкара мөселман киносы фестивале лауреаты булды. Шулай ук, «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» Татарстан Президентының махсус призына ия булды.
Фильмны түләүсез карарга мөмкин, әмма теләге булганнар Татарстанда кино үсеше өчен хәйрия акчалары күчерә ала, исәп-хисап өчен реквизитлар күрсәтелгән.
Мәгълүмат tatar-kongress.org сайтыннан алынды.