Башкортстан татарларының 2021 елга истәлекле даталар һәм вакыйгалар өстәл календарен тәкъдим итү булды.

Башкортстан татарларының 2021 елга истәлекле даталар һәм вакыйгалар өстәл календарен тәкъдим итү булды. Календарь Татарстан хөкүмәте гранты ярдәмендә басылган. Ул чарада катнашкан һәр кешенең папкасына салынган иде. Календарьга дини һәм республика бәйрәмнәреннән тыш чыгышы белән Башкортстаннан булган галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре кергән. Шулай ук Башкортстан татар җәмәгатьчелеге арасындагы күренекле кешеләрнең туган көннәре күрсәтелгән. Календарьда татар театрлары, югары уку йортларындагы татар бүлекләре, татар гәзит-журналлары, радио һәм телевидение каналлары, китап нәшер итү, милли оешмалар турында мәгълүматлар да бар. Моңа кадәр аерым Башкортстан татарларыннан гына торган мондый өстәл календареның чыкканы булмады. Аның хакында уңай бәяләр әйтелде.

Видео: https://www.youtube.com/watch?v=s-4KDcMUYHI