"23 октябрьдә Пермь өлкәсенең Кудымкар шәһәрендә «Сообщение» IV милләтара театр фестивале ябылу чарасы узды.
Русиянең төрле төбәкләреннән килгән коллективларның барлыгы алты спектакле каралды. Нәтиҗәләр буенча дәрәҗәле жюри тәкъдим ителгән номинацияләрдә иң яхшы эшләрне билгеләде. Уфа “Нур” татар дәүләт театры конкурс программасында Зифа Кадыйрованың “Фатыйма” спектаклен тәкъдим итте.
Төп рольне башкаручы артист Чулпан Раянова «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңүче дип табылды.