Хуш Кыш, исәнме Яз!
Мәчетле районының бик күп авылларында кышны озату бәйрәме утте. Ул иң күңелле, бала-чага һәм олыларның да көтеп алган бәйрәме. Халыкның сайлау чорында ялын оештыруда районның хатын-кызлар оешмалары, «Ак калфак»лар, фольклор төркемнәр, клуб, китапханә хезмәткәрләре зур активлык оешканлык курсәттеләр. Коргат авыл клубы алдында, «Хуш киләсен Нәүруз", Әләгәздә коймак бәйрәме, Яңа Мөслим, Әжекэй авылларында кышны озату узды. Кунел кутәрердәй җыр-биюләр, уеннар, төрле бәйгеләр кызу барды. Халык рәхәтләнеп кунел ачты. Әлбәттә самавыр чәе, майлы коймактан бәйрәмгә килуче һәр кунак авыз итте.