Уфа "Нур" татар дәүләт театрының февраль аена репетуары

Сезнең игътибарыгызга Уфа "Нур" татар дәүләт театрының февраль аена репетуары.
Кичләрне файдалы үткәрик! Театрда күрешкәнгә кадәр!

Н.Исәнбәтнең тууына 120 ел

Быел язучы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел. Шул уңайдан, 29 гыйнварда Уфа "Нур" татар дәүләт театрында язучының истәлегенә багышлап, дин һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, журналистлар, блогерлар һәм татар әдәбиятен сөючеләр белән очрашу оештырылды. Кунаклар өчен театр музеена экскурсия үткәрелде. Реклама бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина “Нур” театрының үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды. Аннары Н.Исәнбәт пьесасы буенча куелган "Һиҗрәт" драмасын карау булды.

Милли орнамент

Күп төсле бизәкле тукымалар һәм тамбурлы чигү сәнгате киң кулланылыш алган. Хатын-кызларның оста кулларындагы энә көнкүреш әйберләре (сөлге, челтәр, кульяулык һ.б.) һәм гыйбадәт кылу кирәк-яракларында (намазлыклар, Коръән өчен тышлыклар) төрле бизәкләр тудырган.
Безнең бабаларыбыз шартлы билгеләрдән, символлардан гади бизәкләр ясаганнар. Горизонталь, туры сызыклар белән - җир өслеген, дулкын белән суны билгеләгәннәр. Түгәрәк, квадрат, ромб фигуралары белән кояш, ай сурәтләнгән. Күп төрле бизәкләр белән чигелгән әйберләр саклау бөтиләре булып саналган.

Хөкүмәт телеграммасы

Бүген Башкортостан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов адресына илебезнең төрле шәһәрләреннән, шул исәптән Россия Федерациясе Дәүләт Думасыннан да котлаулар килә.

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS