2020 елны Уфада һәм башка шәһәр-районнарда 18 июльдән 1 августка кадәр, Башкортстан ике атнага уникаль театральләштерелгән мәйданчыкка әвереләчәк, анда дөньяның 60тан артык иленнән өч меңгә якын артист республика халкына һәм кунакларына үзләренең традицион музыкасын, биюләрен, халык һөнәрчелеген, ашларын, костюмнарын һәм сәхнә сәнгатен күрсәтү өчен берләшәчәк.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә 2020 елның 7-10 февралендә Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үткәрелде. Олимпиадада 161 белем бирү оешмасыннан укучы катнашты, шуларның 23се Башкортостан Республикасыннан.
Бу чарада елдан-ел яхшы нәтиҗәләр күрсәткән районнарны һәм шәһәрләрне аерым билгеләп үтәсе килә: Уфа, Туймазы, Нефтекамск, Миякә, Борай, Чакмагыш, Илеш, Чишмә, Үрге Кыйгы, Бүздәк, Дүртөйле, Бәләбәй, Балтач, Стәрлетамак, Октябрьск.