"Җанлы сүз" конкурсында катнашыгыз!

Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы тарафыннан Башкортстан Республикасының Язучылар берлеге белән хезмәттәшлектә әлеге бәйге 9нчы тапкыр үткәрелә.
Иҗади эшләр бәйгесе Башкортстан Республикасы укучылары һәм студентлары арасында оештырыла.
Конкурста катнашу шартлары нигезләмәдә чагыла.
Катнашучы "Заявканы" тәкъдим ителгән ворд-формада эшләргә тиеш!

Киңәшле эш таркалмас

Башкортстан татарлары конгрессының Кушнаренко районы бүлекчәсенең чираттагы утырышы узды.
Кушнаренко районы татар конгрессы җитәкчесе Илфир Котдусов биргән мәгълүмат буенча, әлеге чарада татар конгрессы әгъзаларыннан тыш, районнын НКАТ, "Ак калфак", "Сахибжамал", "Өмет", "Рәйхан","Көмеш волонтерлар", район хакимиятенең яшьләр белән эшләү бүлеге белгечләре дә катнашкан.
Утырышта эш планы каралган, бурычлар билгеләнгән. Әлбәттә, боларның барысын да милләттәшләребез фикер алышып, киңәшләшеп хәл иткән.
Эшлекле чара бик матур концерт номерлары белән үрелеп барган.

"Татар телен өйрәнәм" дәфтәре дөнья күрде!

Узган елның декабрендә үткәрелгән Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты Идарәсе утырышына җыелучылар телне саклау, үстерү юнәлешендә үзләренең уй-ниятләре, планнары белән уртаклашкан иде. Автор-башкаручы Гөлфия Шәвәлиеваның “Татар гаиләсендә – татар баласы” проекты күпләрдә зур кызыксыну тудырды. Чөнки бу проект үз телен өйрәнергә теләгән гаиләләр белән эшләүне күз уңында тота.
Һәм, Аллаһка шөкер, күп тә узмады, "Татар гаиләсендә - татар баласы" проекты кысаларында "Татар телен өйрәнәм" дәфтәре дөнья күрде!

Муса Җәлил музеена сәяхәт

Агымдагы елның 28 гыйнварында Миякә районыннан бер торкем укучылар һәм укытучылар Ырынбур өлкәсенең Шарлык районы Мостафа авылында урнашкан Муса Җәлил музеенда булып кайттылар.
Музейда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар шагыйре Муса Җәлилнең тормышы һәм ижаты белән таныштылар.
Экскурсия оештыруда Башкортстан татарлары конгрессының Миякә районы бүлекчәсе (җитәкчесе Вилсур Марат улы Нафиков) зур ярдәм күрсәтте.

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS