Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән эшлекле очрашу үтте
25 декабрь көнне Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле Ранэль Рубиль улы Зинәтуллин Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, аның актив әгъзалары белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда үткән елда уздырылган эшләргә йомгак ясалды, киләсе елга бу нисбәттән перспективалы юнәлешләр барланды, аларны тормышка ашыру мәсьәләләре, оешмаларны борчыган проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшенде.