Уфада Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе сайланды
Корылтай эшендә 400гә якын делегат катнашты.
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе итеп яңадан Заһир Хәкимов сайланды. Бүген, 1 июльдә Уфада узган Башкортстан татарлары конгрессы җыенында Бөтендөнья татар конгрессының август аенда Казанда узачак VI корылтаена делегатлар сайладылар. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.