“Сәхибҗамал”лар ялларын файдалы үткәрә
Башкортстан Республикасы татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасының Борай районы бүлекчәсен шагыйрә, язучы Рәфыйга Усманова җитәкли. Озак еллар дәвамында татар халкына фидакарь хезмәт куючы Рәфыйга Карам кызы җитәкчелегендә Борай районы бүлекчәсе оешманың иң актив эшләүчеләренең берсе булып тора.