Фикер язу

Табибларга рәхмәт

Дуслар, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге социаль челтәрләрендә сәламәтлек өчен җанын, тәнен кызганмаган чын табибларга рәхмәт җиткерү уңаеннан флешмоб тәкъдим итте.
Флешмобның шарты - #табибларгарәхмәт хештегы астында шушы һөнәргә тугры булган кешеләргә мәдхия йөзеннән милли әдипләребезнең әсәрләреннән табиблар турында шигырьләр, төрле әсәрләрдән өзекләрне урнаштыру.
Башкортстан Республикасы конгрессы татарлары да бу изге эшкә кушыла. Сез дә безгә кушылыгыз, дуслар!
Табибларыбызны данлыйк!

"Уян, дустым! Бүтән барлык профессия кешеләре ничек теләсәләр, шулай яши алалар. Аларга беркем бер сүз әйтми. Чөнки аларның башкаларда, башкаларның аларда эше юк. Ә табиб... Табиб ул үзе өчен генә яшәми, ул барыннан да элек башкалар өчен яши! Үз кайгысы чыдый алмаслык булса да, аның җебергә хакы юк. Ул бөек артист булырга тиеш."

Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романыннан өзек
#табибларгарәхмәт
#спасибоврачам
#башкортстантатарлары

Plain text

  • No HTML tags allowed.
  • Web page addresses and e-mail addresses turn into links automatically.
  • Lines and paragraphs break automatically.
CAPTCHA
This question is for testing whether or not you are a human visitor and to prevent automated spam submissions.
Image CAPTCHA
Enter the characters shown in the image.