Җиде буын җылысы

"Төмәнәк" татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә "Җиде буын җылысы" темасына түгәрәк өстәл узды. Аның эшендә билгеле галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, укучылар, мөгаллимнәр һәм гаилә тарихы белән кызыксынучылар катнашты.
БР төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте башкарма комитеты рәисе, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты фәнни хезмәткәре Руслан Мәсәгутов мөселман метрика кенәгәләренең нәсел шәҗәрәләрен өйрәнүдәге әһәмиятен ассызыкласа, язучы-тарихчы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Петр l фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы Марсель Гарипов шәҗәрәләр һәм аларның төрләре турында сөйләде.
Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее директоры, филология фәннәре кандидаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Диләрә Гыймранованың татар милли бизәкләренең мәгънәви асылы, Фәхреддиннәр нәсел шәҗәрәсе, аларның гаилә ядькәрләре хакындагы чыгышы катнашучыларның барсында да зур кызыксыну уятты.
Очрашу барышында шулай ук берничә укучы мөгаллимнәре һәм ата-аналары белән берлектә әзерләгән нәсел шәҗәрәләре белән таныштырды һәм галимнәрдән үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.