Изгелек тараттылар

Республика халкы, олысыннан алып балаларга кадәр, махсус хәрби операциядәге яугирләребезгә ярдәм күрсәтүне үз бурычы итеп саный һәм мөмкин булганча моны эшли дә. Шушы көннәрдә Уфа шәһәренең “Атайсал” мәдәни үзәгендә “Әйләнә-тирәгә изгелек тарат!” дигән исем астында узган хәйрия концерты да шуның бер мисалы. Башкортстан татарлары конгрессы тарафыннан махсу хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән оештырылган бу чарада балалар, фольклор коллективлар һәм танылган артистлар катнашты. Шулай ук хәйрия концертына әлеге вакытта махсу хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләрнең гаиләләре дә чакырылды.
“Атайсал” мәдәни үзәгенә килүчеләрне бу көнне милли киемнәдә, җыр-биюләр белән каршы алдылар. Үзәкнең фойесында кул эшләре һәм милли ризыклардан күргәзмә-ярминкә оештырылды. Аннан кергән акча да махсус тартмаларга җыелып, хәйрия эшенең бер өлеше булды. Шулай, Авдон касабасының Альбина Якупова җитәкчелегендәге “Ялкын” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары милли ризыклар пешереп алып килгәннәр иде, ә кул осталары үзләренең эшләрен сатуга чыгарып, аннан кергән акчаларны махсус тартмаларга сала барды. Лилия Мөхәммәдиева җитәкчелегендәге “Йолдызлы юл” бию студиясендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары да изге эшкә үз өлешен кертте – татлы ризыклар һәм кулдан ясалган уенчыклар сатуны оештырды. Милли бизнәгечләр ясау белән шөгыльләнүче Айсылу Якушева берьюлы осталык дәресе дә күрсәтте һәм үзенең кул эшләрен сатудан кергән акчаның бер өлешен хәрбиләргә ярдәм йөзеннән салды. Шулай ук фойеда барлык катнашучылар һәм тамашачылар өчен чәй табыны оештырылды. Хәйрия чарасы әнә шулай шатлыклы елмаюлар, изгелек өләшү, ихлас аралашу, танышудан башланып китте.
Чараның икенче өлеше тамаша залында дәвам итте. Концерт программасы бердәмлек, ватанпәрвәрлек һәм, әлбәттә, яхшлылык, изгелеккә багышланган иде. Рухи бердәмлек идеяләрен формалаштыру һәм тарату, Ватаныбызга мәхәббәт һәм патриотик мөнәсәбәт тәрбияләү кебек изге алымнардан торды. Әлеге хәйрия эшендә башлыча балаларның катнашуы да зур әһәмияткә ия булды – димәк, алар кечкенәдән шундый акцияләрдә катнашып, изге эшкә үз өлешләрен кертәләр икән, ярдәмчеллек, изгелек кебек сыйфатларны үзләренә туплап, илебезнең чын патриотлары булып үсәчәк. Менә бу көнне дә балалар җыелышып, Ил иминлеге сагында торучыларга җылы эчтәлекле хатлар язды. Концерт аларның берничәсен башкаларга укып ишеттерүдән башланып китте. Балалар абыйларына рәхмәт белдереп, алар белән горурлануы турында язсалар, өлкән буын вәкилләре дә солдатларга изге теләкләрен юллады. Сәламәтлек саклау ветераны Луиза Галимова – Бөек Ватан сугышы ветераны кызы. Ул гомере буе фронтовик әтисенең васыятьләрен үтәп яшәгән һәм балаларын да илсөярләр итеп тәрбияләгән. Шуңа аның сүзләре залда утыручыларның һәрберсенең күңел кылларын тибрәндереп, йөрәкләрне кузгатып, күзләргә яшьләр китерде. Хәрбиләргә язган сүзләре, изге теләкләре аларны рухландырырлык иде.
Чарада катнашучы мәртәбәле кунаклар – Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, Башкортстан Республикасында Халык фронты штабы җитәкчесе Виталий Брыкин, Башкортстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты директоры Эльмира Саматова, Уфа шәһәренең хатын-кызлар берлеге рәисе Римма Миһранова җыелучыларны сәламләп, оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр һәм бүләкләрен тапшырдылар.
Заһир Әхсән улы үзенең чыгышында, тәү чиратта, Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, “Атайсал” мәдәни үзәге җитәкчелеге, чараны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга һәм, гомумән, вакытын кызганмыйча, үз эшләрен читкә куеп, хәйрия концертына килгән изгелек эшләргә ашыккан һәр кешегә чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
- Илебез азатлыгы, иминлеге хакына без – төрле милләт вәкилләре бүген аеруча бердәм булырга тиеш! Күпме ир-егетләребез кулларына корал алып, Илебез азатлыгын саклауга басты. Һәм алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Тылда барысы да яхшы, аларның гаиләләре турында хәстәрлек күрүләрен, аларны түземсезләнеп Җиңү белән кайтуларын көтүләрен алар сизеп-тоеп торырга тиеш, - диде Заһир Хәкимов һәм оештыручыларга Конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Виталий Федорович Башкортсан татарлары конгрессының махсус хәрби операциядәгеләргә даими рәвештә ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. Заһир Әхсән улы белән бергә махсус операция зонасына барулары, азат ителгән территорияләр буйлап үзебезнең бүлекчәләрне эзләп табулары, яугирләр белән очрашып, аларга посылклар тапшыруларын да искә алды һәм “Гомумрусия халык фронты”ның Үзәк штабы җитәкчесе Михаил Кузнецов исеменнән яугирләргә ярдәм күрсәтүдә керткән өлешләре өчен Заһир Хәкимовның командасына Рәхмәт хаты тапшырды.
Уфа шәһәрененең хатын-кызлар берлеге дә мондый рухи-әхлакый, патриотик чарадан читтә кала алмады. Рима Тимерҗан кызы иҗтимагый оешма тарафыннан башкарылган эшләргә тукталды. Заһир Хәкимовның сүзләрен куәтләп, ул да: һәрвакыт шулай бергә булыйк, бердәм булыйк – бүген бу аеруча мөһим, дип билгеләде.
Ә хәйрия концерты, чынлап та, бик күркәм килеп чыкты. Күңел җылысы белән бүлешү, изгелек тарату бер дә кыен түгел. Киресенчә, чарада катнашучылар, аеруча балалар шундый изге эштә катнаша алулары белән бик бәхетле иде. Алар белән әти-әниләре дә сөенде.
Лилия Мөхәммәдиева җитәкчелегендәге “Йолдызлы юл” бию студиясе, Башкорт дәүләт филармониясе каршындагы “Бәхет” вокал студиясе тәрбияләнүчеләре, “Нәүруз” татар фольклор коллективы һәм танылган артистлар – Башкортстанның атказанган артисты Хәсән Усманов, Гөлсинә Мөхәммәдиева тамашачыларга җыр-биюле искиткеч концерт программасы бүләк итсә, аннан җыелган акчалар яугирләребезгә ярдәм булып тапшырылачак һәм аларның рухларын күтәреп, җиңүгә рухландырыр, дип ышанасы килә. Чараны алып баручылар Гөлсинә Мөхәммәдиева һәм Альбина Якупова, концерт программасының авторы Лилия Мөхәммәдиева да чараны шундый изге теләкләр белән тәмамладылар.
Бәйрәм концертының программасы да шулкадәр уйланылган, һәрбер номер тирән мәгънәле иде, җыр һәм биюләр һәрбер тамашачының күңеленә барып җитеп, беркемне дә битараф калдырмады. Чөнки алар Туган илгә, туган телгә сөю белән сугарылган иде. Шуңа залда утыручылар шатланды да, күз яшьләренә дә ирек бирде. Концерт ахырында балаларның да, өлкәннәрнең дә бер теләктә булуын чагылдырып, тирә-якка изгелек һәм шатлык чәчеп, флешмоб оештырылды.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Автор фотолары.