Бер күрешү – үзе бер гомер!

М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында МИНЗƏЛƏ ТАТАР ДƏҮЛƏТ ДРАМА ТЕАТРЫ Т.Миңнуллинның «Шулай булды шул» спектаклен тәкъдим итте. Тамашачылар арасында сәхибҗамалылар дә күмәк иде. Минзәләлеләр бүләк иткән матур тамаша һәм ихлас, җылы очрашулар күңелләрне күтәрде. Әйе, бер очрашу - үзе бер гомер дип, юкка гына әйтмиләр.
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 25 апрельдә Уфа Нур татар дәүләт театрына Илгиз Зәйниевнең "Ситса туй" әсәрен алып киләчәк. Очрашулар насыйп булсын!